16+

Бар шундый китапханә!

Шәһәрнең 40 еллык юбилеена тәгаенләп ачылган, милләтебезнең бөек шәхесе, шагыйрь Кол Гали исемен йөртүче милли китапханә, җылылык бөркеп, шәһәрдәшләребезне үзенә тартып тора. Монда кайчан гына керсәң дә, һәрчак китап сөючеләрне очратасың. Газета-журнал белән танышучы чал чәчле өлкәннәр, курс-диплом эшләренә мәгълүмат эзләүче студент яшьләр, тиктормас, кыбырсык укучы балалар - аларның саны...

Бар шундый китапханә!

Шәһәрнең 40 еллык юбилеена тәгаенләп ачылган, милләтебезнең бөек шәхесе, шагыйрь Кол Гали исемен йөртүче милли китапханә, җылылык бөркеп, шәһәрдәшләребезне үзенә тартып тора. Монда кайчан гына керсәң дә, һәрчак китап сөючеләрне очратасың. Газета-журнал белән танышучы чал чәчле өлкәннәр, курс-диплом эшләренә мәгълүмат эзләүче студент яшьләр, тиктормас, кыбырсык укучы балалар - аларның саны...

Беренче карашка, бик җиңел генә нәрсәләр кебек - киштәләрдә торган әдәбиятны аласың да бирәсең. Күпләр моны шулай уйлый да. Китапханә эшчәнлеге белән ныклабрак танышкач, бу саннар артында үз һөнәрләренә җаны-тәне белән бирелгән фидакарьләр хезмәтен күрәсең: китап укучылар белән эшләүдә зур тәҗрибә туплаган хезмәткәрләр Тәнзилә Гыйсьмәтуллина, әйдәп баручы китапханәче Әнисә Дәүләтшина, инде менә утыз елдан артык галиҗәнап Китапка мөкиббән Рәсимә Гыймазова, китап укучы балаларның дәү апасы Әлфия Кучкаева, аз гына вакыт эшләвенә дә карамастан, үзенең итагатьлелеге белән китап сөючеләр арасында үз кешегә әверелгән Румия Массарова, 80гә якын исемдәге вакытлы матбугатны карап чыгып, тиз арада укучыга җиткерә белүче библиограф Вәсилә Тараканова әнә шундыйлардан. Китапханә коллективын югары белемле, киң эрудицияле, үз кул астындагыларны бер тату гаилә итеп туплап эшләтә белүче, тынгысыз җанлы Гүзәлия Шәйхрази кызы Гыйбадуллина җитәкли.
Мөхтәрәм аксакалларыбыз да бу китапханәне үзләренең штаблары итеп саныйлар, һәрчак бирегә килеп планнары белән уртаклашалар, чараларда актив катнашалар, алар турында үз фикерләрен җиткерәләр, урынлы киңәшләрен бирәләр, милли тәрбия бирү юнәлешендә китапханәнең эш алымнарын үрнәк итеп саныйлар. Җирле әдипләребез өчен бу китапханә күптән инде туган йортлары кебек: алар монда үз әсәрләре өчен мәгълүмат туплыйлар, ә инде алар китап булып дөнья күргәч, иң элек китапханәгә килеп, шатлык-сөенечләре белән бүлешәләр.
Республика, шәһәркүләм бәйгеләрдә бу китапханә һәрвакыт беренчелекне яулый һәм аның иҗади эшчәнлеге, укучылар белән эшләү алымнары республика һәм җирле матбугатта, телевидение каналларында һәрдаим яктыртылып килә. Мисалга, «Иҗади эзләнү» республика конкурсында «Шәһәребез нәшриятлары белән бергәлектәге хезмәттәшлек» дип аталган чаралар циклы өчен республика китапханәләре арасында алар 1 нче урынга лаек булды. Бу коллектив һәрчак иҗади эзләнүдә: төбәгебез тарихын өйрәнеп, Республика балалар китапханәсе, Татарстан хәрби комиссариаты белән үткәрелгән «Сугыш йоткан балачак» дип исемләнгән бәйгедә, районыбызның Ширәмәт авылында, авыр сугыш елларында Мәскәү каласыннан эвакуацияләнеп, җан асраган балалар йорты, анда тәрбияләнгән ятимнәр язмышына багышланган электрон презентация эшләп, 300 эш арасыннан
1 нче урынга лаек табылулары - аларның тырышлыклары, эзләнүләренең нәтиҗәсе.
Китапханәләр шәһәребездә күбәү, ә укучы үзенә ихтирам, чын кайгырту, профессиональлек хөкем сөргән урынга - Кол Гали исемен лаеклы йөртүче китап йортына ашкынып, яратып килә. Бу алга таба да шулай булсын иде, иҗат дәртегез саекмасын, кызлар, уңышлар Сезгә!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading