16+

Белгән белгәнен эшли

Ветераннар советы тарафыннан Казан пенсионерларына тормышта актив яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Өлкәннәр клублары, хор коллективлары, концерт бригадалары, Казан тарихы турында лекцияләр циклы, экскурсияләр, төрле кул эшләре түгәрәкләре һәм башкалар даими эшләп тора.

Белгән белгәнен эшли

Ветераннар советы тарафыннан Казан пенсионерларына тормышта актив яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Өлкәннәр клублары, хор коллективлары, концерт бригадалары, Казан тарихы турында лекцияләр циклы, экскурсияләр, төрле кул эшләре түгәрәкләре һәм башкалар даими эшләп тора.

Ветераннар советы чакыруы буенча шәһәрдә оештырылган һәр чарада өлкәннәребез актив катнаша. Сәхнә аша халыкны тәрбияләүдә дә зур көч куялар алар. «Балкыш» фестивале - моның ачык мисалы. Нинди генә талантларны очратмыйсың өлкәннәр арасында. Алардагы энергия, активлык, оешканлык яшьләргә үрнәк булырлык. Урман аръягы бистәсе клубында бер концертны карап кына да мин үзем өчен зур ачыш ясадым. Зөләйха Яруллина җитәкләгән «Картаямыни соң йөрәк?» клубы коллективының чыгышы иде ул. Концертны Сания Закирова бик җанлы итеп, күтәренке рухта алып барды. Һәр чыгыш югары зәвык белән әзерләнгән иде. Нәзирә Минневәлиева, Наилә Гузялова, Дания Галимҗанова, Әлфия Закирова, Рузия Юсупова, Фәрит Әхмәтгалиев, Рәис Гобәйдуллин, Алсу Юнысова, Эдуард Газизовларның тавыш-моңнары бик күп яшь артистларны көнләштерерлек. Киемнәре дә сәхнә өчен килешеп тора, карарга рәхәт. Биючеләр Фирая Закирова, Дания һәм Минзифа ханымнар үз куллары белән теккән күлмәкләрдән татар, мари, рус биюләрен бик оста башкаралар. Баянчылар Фәүзия Хәсәнова, җырчы-композитор Рәис Гобәйдуллин, тальянчы Мингали Билалов күп кенә конкурс лауреатлары. Үзешчән шагыйрәләр Әлфия Закирова, Әлбирә Хәмитова үзләренең иҗатларында хәзерге көн мәсьәләләрен күтәрәләр. Рус милләтеннән булган Нина Бочкарева саф татарча җырлап сокландырды.
Әйе, белгән белгәнен эшли, белмәгән бармагын тешләп өйдә утыра.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading