16+

Без бит җирдә кунак кына

«Адәм баласы Ходайны кинәт килеп чыккан фаҗигаләрдән соң яки җеназа вакытларында гына исенә төшерә. Ә башка чакта, алдын-артын карамыйча, дөнья куа, ахирәткә барачагы һәм аңа әзерләнергә кирәклеге хакында уйлап та карамый», - дигән иде миңа бер танышым. Хак сүзләр. Әлегә күбебез Аллаһыга ышанмый, муеннан гөнаһка баткан.

«Адәм баласы Ходайны кинәт килеп чыккан фаҗигаләрдән соң яки җеназа вакытларында гына исенә төшерә. Ә башка чакта, алдын-артын карамыйча, дөнья куа, ахирәткә барачагы һәм аңа әзерләнергә кирәклеге хакында уйлап та карамый», - дигән иде миңа бер танышым. Хак сүзләр. Әлегә күбебез Аллаһыга ышанмый, муеннан гөнаһка баткан.

Эчкечелек белән шөгыльләнүчедә нинди иман булырга мөмкин? Ул хатынын хөрмәт итми, балаларын үстерешми, гаиләдәге актык акчаны алып эчә, балалар ач калса да, сәрхушнең анда гаме юк. Җинаятьчелек турында сөйләп торасы да түгел. Ата-ананы, олыларны хөрмәт итү ташка үлчим. Яшь вакытта күбебез картлык килмәс дип уйлыйбыз, урлашу да безнең илдә чамадан тыш. Сүгенү - олысында, кечесендә. Намуслары шикле булган байтак җитәкчеләр хезмәт ияләренә эш хакын вакытында бирмиләр, кешеләрне ачлы-туклы яшәтеп җәфа чиктерәләр. Адәм баласын җәберләүне гөнаһка санамыйлар. Күп кешеләр явызлыкны яхшылыктан аера белми. Адәм баласы җир йөзендә кунакта гына икәнлекне онытмасын иде. Шул кыска гына гомерләрне иманлы булып, лаеклы яшәп үткәрик. Иман ул иң әүвәл Аллага ышану, инану булса, икенчедән, күңел сафлыгы, рухи пакьлек, шәфкатьлелек һәм киләчәккә якты өмет белән карау да. Иман шулай ук мөселманның әхлак һәм тәрбиялелек билгесе, күңелен тынычландыру чарасы да. Менә шушы сыйфатлардан мәхрүм ителсә, кеше имансызга, ягъни куркыныч бер затка - вәхшигә әйләнә.
Хәзерге заман дини ихтыяҗларны мөмкин кадәр тулырак канәгатьләндерү мәсьәләсен алга куйды. Ныклап керешсәк, динебез халыкка кайтыр, иманлы булып ахирәткә барырбыз, дигән ышаныч бар миндә.
Пенсиягә чыккач, минем пенсионерлар белән нәрсәдер эшлисе килә иде. Озак вакыт баш ваттым. Берләшеп күңел ачу үзәге булдыру турында хыяллана идем. Кайдан тотынырга? Бу хыялымны бер хәзрәткә сөйләдем. Ул минем белән бик озак сөйләште. «Әгәр син бу хыялыңны тормышка ашырсаң, димәк, син иманлы кеше. Ә иманлы кеше оҗмахка эләгә...» - диде ул.
Шулай итеп, Казан шәһәре татар ветераннарының «Мәңге яшисе килә» милли клубы оешты. Бу клуб әгъзаларының күбесен ялгыз хатын-кызлар тәшкил итте. Ә ялгызлыкта яшәүне, үзегез беләсез, Ходай күрсәтмәсен. Ял кичәләре оештыру күпләргә ошады, программалар да бай төзелә иде.
«Мәңге яшисе килә» клубы белән ун ел эшләдем.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading