16+

Без каршы!

Түрәләребез әледән-әле нәрсә дә булса уйлап чыгарып кына торалар. Әмма уйлары, фикерләре ил халкына уңайлыклар тудыруга түгел, үзләрен тарихка кертеп калдыру максатында гына. Инде ничәнче ел кышын җәйге вакыт белән яшәтәләр халыкны. Андый мәсьәләләрне караганда ник төптәнрәк уйламаска?!

Без каршы!

Түрәләребез әледән-әле нәрсә дә булса уйлап чыгарып кына торалар. Әмма уйлары, фикерләре ил халкына уңайлыклар тудыруга түгел, үзләрен тарихка кертеп калдыру максатында гына. Инде ничәнче ел кышын җәйге вакыт белән яшәтәләр халыкны. Андый мәсьәләләрне караганда ник төптәнрәк уйламаска?!

Яшь ханымнар иртән дөм караңгыда - җиденче яртыда кечкенә балаларын балалар бакчасына алып китәләр. Укучы балаларның караңгыда мәктәпкә укырга барганнарын да күреп торабыз. Сөйләшәселәре килми, авызлары ачыла - алар әле йокыларыннан айнып-уянып җитмәгәннәр. Шушы мәсьәлә буенча ничә мәртәбә Ил башлыгы В.Путинга мөрәҗәгать иттеләр, әмма үзгәреш булмады. Имеш, вакытны үзгәрткәч, күп илләргә Олимпиаданы телевизордан карарга җайсыз була. Менә бит бездә ничек: үзебезнекеләргә кыенлык туса тусын, тик чит илләргә генә уңай булсын.
Менә тагын нәрсә уйлап тапканнар инде? Имеш, безнең илдә электр энергиясе җитми, аңа кытлык икән. Аларның уй-фикерләре буенча атом электр станцияләре төзеп, бу «җитешсезлекләрне» бетерергә була. Аны кайда төзергә? Әлбәттә, Татарстанның Түбән Кама районында. Төптән дөрес уйланмаган булганлыктан һәм республика халкын бу эш бик тә борчыганга күрә, АЭС төзелешен байтак еллар элек туктатканнар иде бит инде. Югыйсә безнең илнең бу өлкәдә «тәҗрибә»се җитәрлек бит инде! Чиләбе өлкәсендәге һәм Чернобыльдәге шартлаулар гына җитмәгәнме икән? Чиләбе өлкәсендәге татар авыллары халкы моннан бүгенгәчә зыян күреп килә. Кешеләр өстеннән шундый явызлыкны эшләп, ел саен Мәскәүдән әлеге авылларга медицина галимнәре килеп, нинди үзгәрешләр барлыкка килгәнен күзәтеп китүләрен һәм бернинди дә чара күрелмәвен ничек аңларга?! Шул һәлакәт нәтиҗәсендә нинди генә авырулар килеп чыкмаган да, күпме кеше яшьли мәңгелеккә китеп бармаган. Нәтиҗәдә, каберлекләр саны алты мәртәбәгә арткан. Нинди генә гарип балалар тумаган, бу хәл малларда да еш кабатланган, хәтта елга һәм күлләрдә дә балыклар зур үзгәрешләр кичергән. Әллә югарыда утыручылар моны белмиләрме? Татарстан халкы бу мәсьәләне кузгатуга төптән каршы! Төзесеннәр әнә иркен чүлләр, далаларда, тик безгә якын җирдә генә булмасын! Куллансыннар кояш энергиясен, җил көчен, әгәр алар җитмәсә, кечкенә елгаларда электр станцияләре төзесеннәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading