16+

«Без мошенник түгел!» – дип редакция ишеген бәреп диярлек керде алар

Редакция ишеген бәреп диярлек керде алар. Бусагадан: «Без мошенник түгел! Моны дәлилләргә ярдәм итегез!» - дип тәкрарлый башладылар.

«Без мошенник түгел!» – дип редакция ишеген бәреп диярлек керде алар

Редакция ишеген бәреп диярлек керде алар. Бусагадан: «Без мошенник түгел! Моны дәлилләргә ярдәм итегез!» - дип тәкрарлый башладылар.


Рөстәм Сафин белән Тимур Шәмсетдинов «Безнең бәхет» («Наше счастье») дигән хәйрия фондын җитәкли икән. «Россия 1» каналында журналист Алмаз Хәкимовның «Аурея» хәйрия фондын фаш итеп төшерелгән сюжетыннан соң, Казанның шактый хәйрия оешмаларыннан шикләнә башлаганнар. Хәзер Рөстәм белән Тимурның командасына да шәһәр халкы, ялганчы, дип карый икән.
- Әлеге тапшырудан соң безнең волонтерларга урамда: «Без сезгә акча бирмибез, сез - мошенниклар!» - дип әйтә башладылар. Ләкин бөтен хәйрия фондларын да бер калыпка салырга ярамый. Халыктан бер әйберне дә яшергәнебез юк, сайтыбызда бөтен документларны, акча нинди балага җыелганын карарга була, - ди 22 яшьлек Рөстәм Сафин.

Фонд, «Үзгә бала» («Особый ребенок») реабилитация үзәге белән берлектә, церебраль паралич, даун авырулы балаларга ярдәм итә.
- Һәр бала үзгә, аларның яшәргә, бәхетле булырга хакы бар. Әле дүрт ай гына эшләсәк тә, инде өч балага акчалата ярдәм итә алдык. Без җыйган акчага сабыйлар «Үзгә бала» үзәгендә Шамарин системасы белән дәвалана, - ди Рөстәм.

Егетләр алдакчыларны ничек табып була икәнен дә искәртте.
- Мошенникларның үзләре белән бер документ та юк. Без исә волонтерларга анамнез (акча җыелучы кешенең авыруы турында белешмәсе), волонтерның нинди фонд белән эшләвен дәлилли торган документ, авыру баланың әти-әнисенең телефон номерлары күрсәтелгән мөрәҗәгатен биреп чыгарабыз. Бөтен документлар да оригинал, пичәт һәм имзалы булуы шарт. Волонтерлар кемгә, нинди максатта акча җыелганын бернинди тоткарлыксыз әйтеп бирергә тиеш. Чын хәйрия оешмасының кешеләрдән бернинди сере дә юк. Шулай ук акча җыя торган тартма дата һәм пичәтле пломба белән беркетелә, - диде Рөстәм белән Тимур.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading