16+

«Бәхетле» билет

Гел игътибар итәм: автобуста барган кешеләрнең күбесе билетларына бик җентекләп күз йөртеп чыгалар. Янәсе, «бәхетле» билет эләкмәгәнме. Үземнең дус кызларымның шундый әйбергә ышануларына аптырамыйм инде, ә менә олы яшьтәге апа-абыйлар да «бәхетле» билетны эзләп басып торгач, кызык булып китә. Бәхет ул - зур төшенчә, аны һәркем үзенчә аңлый. Кайчак, дөнья...

Гел игътибар итәм: автобуста барган кешеләрнең күбесе билетларына бик җентекләп күз йөртеп чыгалар. Янәсе, «бәхетле» билет эләкмәгәнме. Үземнең дус кызларымның шундый әйбергә ышануларына аптырамыйм инде, ә менә олы яшьтәге апа-абыйлар да «бәхетле» билетны эзләп басып торгач, кызык булып китә.
Бәхет ул - зур төшенчә, аны һәркем үзенчә аңлый. Кайчак, дөнья артыннан куып, үз бәхетебезне кулдан ычкындырабыз яисә бәхетле мизгелләрнең тәмен тоярга да өлгермибез. Кечкенә чакта дуслар белән уйнарга талпынабыз, үсә төшкәч, укырга, белем алырга омтылабыз, аннары исә эшкә чабабыз, гаилә дип тырышабыз. Бәлки бәхет нәкъ менә шушыдыр - үзеңне башкаларга кирәк икәнлегеңне тоюдыр ул.
...Менә кондуктор миңа да билет сузды. Ирексездән, андагы саннарны чутлыйм, «бәхетле» билетны эзлим. «Туктале, бәхетемне шушы кәгазь кисәгеннән көтәм түгелме соң мин? Юк-юк, мин инде болай да бәхетле!» дигән уйлар белән бөгәрләп, тиз-тиз генә кесәмә салып куйдым билетымны. Ә янымда басып торган егет кулындагы кәгазенә өмет тулы күзләре белән карап торды да чытырдатып учына кысты. Карале, бу билет дигәннәре чыннан да тылсымлы, бәхет өләшүче сыйфатка ия түгелдер бит?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading