16+

Бик күңелле кичә узды

Җиңү проспектына барганда «Композитор Җәүдәт Фәйзи тукталышы» дигән белдерүне ишеткәч, күңелне иркәләп, аның җырлары искә төште. Милләтебез өчен горурлык хисләре яңарды.

Бик күңелле кичә узды

Җиңү проспектына барганда «Композитор Җәүдәт Фәйзи тукталышы» дигән белдерүне ишеткәч, күңелне иркәләп, аның җырлары искә төште. Милләтебез өчен горурлык хисләре яңарды.

Күптән түгел Авиатөзелеш районының 29 нчы китапханәсендә әлеге мәшһүр композиторыбызга багышланган кичә узды. Клуб әгъзасы, хезмәт һәм тыл ветераны, ялга чыкканчы күп еллар укытучы булып эшләгән Рәхимә Сафиуллина композиторның тормыш юлы һәм иҗаты белән бик аңлаешлы һәм эчтәлекле итеп таныштырды. Композиторыбызның «Яшь наратлар» җырын клубка йөрүче Нурания Хәсәнова, Г.Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» әсәреннән «Гөлшаһидә» җырын Әминә Гайсина башкарды.
Җәүдәт Фәйзинең М.Әмирнең «Тормыш жыры» пьесасына язылган «Тормыш жыры»н, С.Хәким сүзләренә язылган «Бу кырлар, бу үзәннәрдә»сен, халкыбызның данлыклы композиторлары С.Сәйдәшев, М.Мозаффаров һәм Р.Яхин әсәрләрен килгән кунакларга кушылып клуб әгъзаларының да башкаруы ямь өстенә ямь булды. Композиторларыбыз һәм шагыйрьләребез иҗатына якынаюга чын күңелдән шатланып утырдым мин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading