16+

Битараф булмыйк инде!

Кояшлы, матур көннәрнең берсендә гаиләбез белән «Аккош күле» буена ял итәргә киттек. Тукталыштан хәйран гына ераклашкач, каршыбызга үксеп елап килүче 3 яшьләр тирәсендәге сабый очрады. Юлда ял итәргә килүчеләр аз түгел иде. Алар да балага игътибар иттеләр итүен, тик араларыннан берсе дә берүзе каядыр юл тоткан баланы туктатырга тырышмады.

Без башта сабыйның әнисе дә шулар арасындадыр дип уйлаган идек. Әмма ялгышканбыз икән. Тиз-тиз атлап баручы малай инде машиналар юлына менеп җитә язды. Озакламый күздән дә югалды бу. Елап шешенеп беткән баланың берүзе каядыр киткәнен күреп, йөрәктә борчу уянды. Кызыбыз да бу күренешкә битараф кала алмыйча: «Әни, туктатырга кирәк, югалачак бит ул хәзер», - дип аның артыннан йөгерде. Шул вакыт кызыбызга дөрес тәрбия биргәнебезгә сөендем. Ул да башкалар кебек сабыйга карата битарафлык кылса, кечкенә «егет»не ни көткәнен бер Аллаһы Тәгалә генә белә иде. Юл читеннән тотып алынган баладан аның кайда яшәгәнен, исемен, ничә яшьтә икәнен сорап караса да, малай бер сүз дә дәшмәгән. Кечкенә шул әле. Инде бу бала белән нишләргә дип баш вата башладык. Якын-тирәдәге йортларга барып карыйк, шушы тирәнеке булса бәлки танырлар дип уйлыйбыз инде. Бер дә булмаса полициягә шалтыратырбыз дигән фикергә килеп, алга атладык. Каршыбызга килүче хатын-кызларның берсе таныды Солтанны. Өеннән шулай чыгып китеп югала торган гадәте бар икән. Кызын барган юлыннан кире борып, малайны өенә илтеп тапшырырга кушып җибәрде апа. Без дә җиңел сулап куйдык.
Сабыйга карата битараф калган кешеләргә бик ачуым чыгып, ял итүнең дә яме бетте. Ә кызым кабат-кабат шул сабыйны искә алып йөрде әле. Әти-әниләр үз балаларына карата игътибарлырак булсыннар иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading