16+

Биюче үзе килде

Казан шәһәре татар ветераннарының «Мәңге яшисе килә» клубының матур гына эшләп киткән чагы. Әгъзаларыбыз күп, ә менә сәнгать төркеме халык талантларына кытлык кичерә. Җырчылар төркеме җыела. Нәфис сүз осталары да бар, ә биючеләр юк дәрәҗәсендә. Кабинетка керүгә, телефон шалтырады. - Әйе, клуб җитәкчесе Рафаэль тыңлый сезне. - Исәнмесез, Сезне Үзбәкстаннан...

Биюче үзе килде

Казан шәһәре татар ветераннарының «Мәңге яшисе килә» клубының матур гына эшләп киткән чагы. Әгъзаларыбыз күп, ә менә сәнгать төркеме халык талантларына кытлык кичерә. Җырчылар төркеме җыела. Нәфис сүз осталары да бар, ә биючеләр юк дәрәҗәсендә. Кабинетка керүгә, телефон шалтырады. - Әйе, клуб җитәкчесе Рафаэль тыңлый сезне. - Исәнмесез, Сезне Үзбәкстаннан...

Казан шәһәре татар ветераннарының «Мәңге яшисе килә» клубының матур гына эшләп киткән чагы. Әгъзаларыбыз күп, ә менә сәнгать төркеме халык талантларына кытлык кичерә. Җырчылар төркеме җыела. Нәфис сүз осталары да бар, ә биючеләр юк дәрәҗәсендә. Кабинетка керүгә, телефон шалтырады.
- Әйе, клуб җитәкчесе Рафаэль тыңлый сезне.
- Исәнмесез, Сезне Үзбәкстаннан кайткан Оркыя ханым борчый. Сезнең клубка әгъза булып язылыр идем.
- Безгә тамашачы ролендә килүчеләрнең исәбе юк, ә менә биючеләр төркеменә үзешчән биючеләр кирәк иде.
- Абый, мин сезгә шул максат белән киләм дә.
- Бик әйбәт, көтәбез. Бу атнаның уртасына Тукай музееның актлар залына рәхим итегез!
- Мин Оркыя Мусина булам. Пенсиядә, - диде ул, үзе белән таныштырып.
- Ярар, дусларым, аңа мәйдан бирегез.
Гармунчыбыз Дилүскә бию көен сыздырырга куштым. Оркыя ханымны өч тапкыр биеттем.
- Йә, кызлар, ничегрәк?
Күптәнге җырчыбыз Рузия Юсупова:
- Искитмәле, үзен җиңел тота, буе зифа, кызлар кебек яшь чырайлы, костюмы да матур. Рафаэль Хаҗиевич, сәнгать төркеменә тәкъдим итәм. Карар чыгарып, кул кую сезнең эш, - диде. Бүтәннәр дә, алабыз, алабыз, дип шау килделәр, кул чаптылар.
Менә шулай итеп ул безнең коллективка килеп керде. Бик күп концертларда катнашты, аның һәр чыгышын кул чабып каршы алалар, сәхнәдән озак вакытлы кул чабулар белән озата иделәр. Безнең «Мәңге яшисе килә» ветераннар клубы ябылгач та, икенче клубка күчте ул. Анда да үзенең дәрәҗәсен төшермәгән, киресенчә, күтәргән генә. Безнең белән элемтәне әле дә өзми Оркыя. Бу арада безгә килеп китте. Мин ачкан клубны сагына икән.
Аңа исәнлек-саулык, иҗат уңышлары телибез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading