16+

Бүләк эзләп йөрмәгез

Яңа ел бүләге итеп, кызым «Шәһри Казан» газетасына яздырган иде. Баштарак, йөри инде акча әрәм итеп, берәр ашый йә кия торган әйбер бирсә, ни була шунда, дип уйладым.

Бүләк эзләп йөрмәгез

Яңа ел бүләге итеп, кызым «Шәһри Казан» газетасына яздырган иде. Баштарак, йөри инде акча әрәм итеп, берәр ашый йә кия торган әйбер бирсә, ни була шунда, дип уйладым.

Дөресе дә шулай ич: бөтен яңалыкны сәгате-минуты белән телевизор җиткереп тора. Укыйм дисәң, өйдә китап та юк түгел. Аннары, газеталарның бушка килә торганнары да почта әрҗәсенә сыймый. Яшермим, бу бүләккә әллә ни исем китмәде. Ярый әле, бу хакта кызымның үзенә әйтмәгәнмен, шуңа сөенеп туя алмыйм. Чөнки беренче саннардан ук фикерем үзгәрде - яраттым газетагызны һәм хәзер көннән-көн күбрәк ошый ул миңа, ныграк дуслашам үзе белән. Хәзер «Шәһри Казан» - минем ялгызлыгымны киметүче дә, сердәшчем-киңәшчем дә. Мин аны якын кешем кебек көтеп алам, аның битләреннән үзем яраткан артистлар, язучылар, рәссамнар турында кызык­лы язмалар укыйм. Шәһәребез, республикабыз тормышын да бик төгәл яктыртасыз. Еш кына түрәләрне чеметкәләп алырга да курыкмыйсыз.

Элек тә ала идем мин сезне, укып та бара идем. Аннары ничектер элем­тәләр өзелде. Мин алмый торган арада, сез бик нык яхшы якка үзгәргәнсез, халык күңеленә якынайгансыз. Рәхмәт инде кызыма, шундый шәп иптәш табып бирде бит ул миңа! Кадерле милләттәшләрем, сезгә әйтер сүзем бар. Якыннарыгызның-туганнарыгызның туган көннәренә, бәйрәмнәргә кибеттән кибеткә бүләк эзләп йөрмәгез. Чәчәк алсаң, ике-өч көндә шиңә, конфет ашалып бетә, ә менә «Шәһри Казан»га подписка бүләк итсәгез, алты ай буе рәхмәт әйтәчәкләр үзегезгә. Кризис чорында милли матбугатка да ярдәмебез булыр, бүләкнең дә менә дигәне - бер атуда ике куян. Бу турыда сүз кузгатуым юкка түгел. 1 апрельдән газета-журналларга икенче ярты еллыкка язылу башланды. Мин үзем алданрак язылып куйдым инде. Берничә ахирәтемә дә бүләк иттем. Әйдәгез, «Шәһри Казан» белән бергә булыйк!


Сафия Галимова, лаеклы ялдагы укытучы, Казан.



Редакциядән

Чыннан да, якын кешегезгә күңел җылысы бирерлек бүләк эзләсәгез, газетага яздырудан да яхшысы булмас. Редакциягә шалтыратып, бүләк сертификатын ничек алырга икәнен белешегез. Казан буенча өйгә килеп тә яздырабыз.
Белешмәләр өчен телефон: (843) 562-50-12, 8 (917) 851-69-52.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading