16+

Борча дагалау һәркемнең дә кулыннан килми (13 август – халыкара сулагайлар көне)

Үземнән беләм: элек мәктәпләрдә сул кулы белән язучы баланы уң кул белән язарга өйрәтергә тырыштылар, тик тора-бара мондый «тырышлык»ның барып чыкмаслыгын аңладылар.

Борча дагалау һәркемнең дә кулыннан килми (13 август – халыкара сулагайлар көне)

Үземнән беләм: элек мәктәпләрдә сул кулы белән язучы баланы уң кул белән язарга өйрәтергә тырыштылар, тик тора-бара мондый «тырышлык»ның барып чыкмаслыгын аңладылар.

Минем үземне дә, башлангыч мәктәптә укыганда, уң кул белән язарга бик үгетләп карасалар да, укытучыларның ниятләре барып чыкмады. Арча районының Урта Аты авылындагы башлангыч мәктәптә безне укыткан дүрт укытучының берсе дә уң кулым белән язарга өйрәтә алмады. Аптырагач, кул селтәделәр. Дөрес эшләгәннәр. Чөнки галимнәр сулагайлыкны баш мие эшчәнлегенең үзенчәлекләренә бәйләп аңлаталар. Шуңа күрә көчләп уң кул белән язарга яки эшләргә өйрәтергә тырышудан файда юк дигәннәрдер. Медицина фәннәре докторы З.Коновалов әйткәнчә, ата-аналар, укытучылар, сул кулы белән язучы баланы уң кулы белән язарга өйрәтеп, баланың югары нерв эшчәнлегенең аерым бер өлешен үзгәртергә тырышалар. Менә ни өчен табиблар сулагай малайны яки кызны уң кулы белән язарга, эшләргә көчләп өйрәтүнең күңелсез нәтиҗәләргә китерү ихтималын искәртәләр. Андый балалар йомшак характерлы, ихтыярсыз, инициативасыз булып үсә. Моннан тыш, күбесе тотлыгып сөйләшә торган була.
Статистик мәгълүматларга караганда, бүген Җир шарындагы халыкның 10 проценты сулагай. Әгәр дә ата-анасының кайсы да булса берсе сулагай икән, балаларның 17 проценты сулагай булып туа. Әтисе белән әнисенең икесе дә сулагай булса, бу сан 46 процентка җитә. Россиядә сулагайлар барлык халыкның 15 процентын тәшкил итә.
Күп кенә атаклы кешеләрнең сулагай булулары мәгълүм. Мәсәлән, рәссамнар Микеланджело, Рафаэль, Леонардо да Винчи, Пикассо, императорлар Юлий Цезарь һәм Наполеон, полководец Александр Македонский, галимнәр Иван Павлов, Альберт Эйнштейн, Владимир Даль, артистлар Чарли Чаплин, Мэрилин Монро, композиторлар Бетховен, Моцарт, Һиндстан Премьер-министры Индира Ганди, Англия Премьер-министры Уинстон Черчилль сулагай булганнар. Әнә АКШның соңгы дүрт президенты да сулагай: Форд, Буш, Клинтон, Барак Обама.
Кайбер галимнәр моны нәселдән килә, диләр. Ир-атлар хатын-кызларга караганда күбрәк сулагай булып туа икән. Сулагайлар белән уңагайларның берчама булган заманнарын искә төшерсәк, сулагай булуның бер дә гаебе юк. Белгечләрнең язуынча, таш гасырда сулагайлар белән уңагайлар тигез булган.
Сулагайлыкның өстен яклары да бар икән әле беләсегез килсә. Спортчыларны алыйк. Боксчылар арасында алтын медальнең 40 процентын сулагайлар алган. Дөньяның иң танылган теннисчылары һәм фехтованиечеләре - сулагай. Шунысы да исбат ителгән: сулагай аквалангистлар су асты эшләрен башкаларга караганда җитезрәк башкара. Моны аларда күрү-ориентация сәләтенең көчлерәк булуы белән аңлаталар.
Арча районының Субаш Аты урта мәктәбендә физкультура дәресләрен Гыйльметдин абый Сөләйманов алып барды. Без башта аның сулагай икәнлеген белмәдек. Бу «Чаян» журналында рәсемнәре чыга башлагач кына ачыкланды һәм гаҗәпкә калдык. Ул рәсемнәрне Гыйльметдин абый сул кулы белән ясаган икән. Тагын да гаҗәпләндергәне шул булды: ул берзаман кулына 13 какмалы гармун алды, аны әйләндереп тез башына куйды да уйнап җибәрде. Мондый сәләт сулагай кешеләрдә генә була, дисәләр, бер дә гаҗәпләнмәгез.
Тарихи мәгьлүматларга караганда, сулагай кешеләрнең күбесе музыкага, рәсем сәнгатенә, төрле әйберләр конструкцияләүгә, походларга йөрергә һәвәс.
Әлбәттә, сулагайлар турында төрлечә фикер йөртәләр. Янәсе, алар уңагай кешеләргә караганда азрак яшиләр. Бу чеп-чи ялган! Чарли Чаплин - 88 яшендә, Микеланджело - 89, Пикассо һәм Черчилль исә 91 яшендә гүр иясе булган. АКШның экс-президенты Буш инде 90га җитеп килә. Ләкин алар ярдәмгә мохтаҗ. Бездә, Америка Кушма Штатларындагы яки Япониядәге кебек, сулагайларга аерым хөрмәт күрсәтелми. Мәсәлән, АКШта алар өчен махсум кибетләр бар. Монда сулагайларның халыкара оешмасы эшли. Бразилиядә аларның берләшмәсе оештырылган. Бу оешма сулагайлар өчен уку әсбаплары, фотоаппаратлар, көнкүреш товарлары ясап чыгаруны кайгыртып йөри.
Россиядә ничек дисезме? Россиядә алар турында уйлап караган, кайгырткан кеше юк. Бәлки, «сул» сүзенең элек-электән килгән тискәре мәгънәсе сагайтадыр. Намуслы хезмәт белән табылмаган акчага «сулдан» кергән акча диләр. Сул кулын селтәде, дигән әйтем ниндидер өметсезлеккә, өмет өзүгә ишарә. Син бүген сул аягың белән тордың мәллә, дип, кирле-мырлы сөйләшеп йөргән кешегә әйтәләр. Әмма боларның берсе дә сулагай кешеләргә кагылмый.
Белгечләр болай ди: кешенең сул колагы яхшырак ишетә, шуңадыр, ул телефоннан сөйләшкәндә трубканы сул колагына куя. Сул кул уң кулга караганда көчлерәк санала. Индира Ганди аеруча төгәллек, пөхтәлек таләп ителгән эшләрне сул кулы белән башкарган. Аның әнисе ягыннан бөтен кыз туганнары да сулагай булган.
Кайбер кешеләр, сулагайларның язуы начар, танып булмый, диләр. Уңагайларның да беришесенең язуын, кем әйтмешли, дүрт күз белән дә танып булмый. Биология фәннәре докторы М.Безруких, гомумән, балалардан матур итеп язуны таләп итү - ахмаклык, дип исәпли. Язуы танырлык булса, шул җитмәгәнмени?! Америкада күптән инде бездәге кебек матур язу дәресләре юк. Бер уйлаганда, мәктәп тәмамлап чыккан үсмернең, ягъни сулагай яки уңагай егет һәм кызның ничек язуы шулкадәр мөһиммени соң?!
1984 елда сулагайларның халыкара конференциясе, аларны уңагайга өйрәтүгә ризасызлык белдереп, 13 август көнен Сулагайлар көне дип билгеләде. Шушы көнне иҗтимагый оешмалар төрле чаралар үткәрәләр, дизайнерлар, товар җитештерүчеләр Сулагайларның ихтыяҗын исәпкә алып эш итәләр.
Мин үзем сулагай булганыма һич үкенмим. Сулагай кеше - уңган кеше, диләр. Уңганлыгым белән алай бик мактана алмыйм анысы. Әмма урыс язучысы Николай Лесковның «сулагае» борчаны дагалый алган икән, димәк, сул агайлар бөтен эшне дә булдыра. Бәләкәй генә борчаны дагалау һәркемнең дә кулыннан килә торган эш түгел.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading