16+

«Бу синең өең түгел!»

Шәһәр фатирларында яшәүче танышларымның күбесе бүгенге көндә, беләсезме, нәрсә турында хыяллана? Үзләренә аерым йорт булдырып, шунда яшәү турында. Моның төп сәбәбе нәрсәдән килеп чыкканын төгәл генә әйтеп булмый.

«Бу синең өең түгел!»

Шәһәр фатирларында яшәүче танышларымның күбесе бүгенге көндә, беләсезме, нәрсә турында хыяллана? Үзләренә аерым йорт булдырып, шунда яшәү турында. Моның төп сәбәбе нәрсәдән килеп чыкканын төгәл генә әйтеп булмый.

Күбебез авылда туып үскән, бәлки шуңадыр, ә бәлки бүгенге заманча төзелеш материалларының 100 процент тавыш үткәрү үзенчәлеге гаепледер. Ягъни шәһәр фатирларында яшәү кешегә тынычлык бирми. Күршеләреңнең нәрсә эшләүләре тулысынча ишетелеп торсын да, шул шартларда тыныч кына ял итеп кара син. Кыскасы, кем белән генә сөйләшмә, җир сатып алып, шунда йорт төзү хыялы белән янып йөри. Кайсыберләре инде төзи дә башлады. Бу хәлгә аптырыйсы да юктыр. Һәркем үз нигезен, үз куышын булдырырга омтыла. Әмма барыбер әле үз йорты турында түгел, ә бер бүлмәле булса да үз фатирын сатып алырга хыялланып яшәүче яшьләр күбрәк. Андыйлары вакытлыча фатирларга акча түгә. Шундый танышларыбызның берсе балаларының туган көннәрен уздырырга дусларын кунакка җыйды. Кунаклар арасында үз коттеджларында көн күрүче бер гаилә дә бар иде. Аларның малайлары да башка балалар белән уйнады-көлде дигәндәй. Әмма кечкенә генә бу фатирда ул үзен бик иркен тотты, сүз тыңламады. Шунда хуҗа кешеләрнең малае, аңа кисәтү ясап: «Үзеңне тәртиплерәк тот, бу бит синең өең түгел, син - кунакта», - дип әйтеп куйды. Әлеге сүзләр кунак малайның ачуын китерде булса кирәк, ул аңа, җавап итеп: «Ярар, монда әллә кем булып торма, бу сезнең дә өй түгел, кеше өендә яшәп ятасыз», - дип, горур гына үз эшен дәвам иттерде. Аларның коттеджында берничә тапкыр кунакта булып, андагы иркенлеккә аһ иткән малай җавапка бер сүз дә әйтә алмады, үксеп елап җибәрде. Кысан шартларда яшәвенә генә түзәр иде әле ул, тик менә шул кечкенә генә фатирның да үзләренеке булмавы аны бөтенләй авыр хәлдә калдырды. Бу сөйләшүнең дүртәр яшьлек ике малай арасында баруын да исәпкә алсаң, уйланырлык җирлек бермә-бер арта. Яшь гаиләләрнең җан-фәрманга фатирлы, ә аннары инде үз йортларын ук булдырырга тырышып яшәүләренең дә төп сәбәбе шулдыр бәлки. Әмма бүген бу эш бер дә җиңелләрдән түгел. Ипотека ала алмаганнар кая барып бәрелергә белми. Вакытлыча торган фатирларына ай саен кимендә ун мең түләүләрен дә исәпкә алсаң... Иртәме-соңмы, һәр гаилә үзенең яшәү урынын булдыра. Әмма алар узган авыр һәм катлаулы юл тормыш рәвешенә шактый йогынты ясап өлгерә шул. Торак бәяләре болай югары булмаса, бәлки халыкның зур бер проблемасы юкка чыгар иде. Мәсәлән, бер бүлмәле фатирның уртача бәясе ике миллион (!) түгел, ә биш йөз мең ди. Әйе, әйе, иномаркадан да очсызрак ди. Күз алдыгызга китереп карагыз әле?! Ничек шәп булачак. Ул вакытта һәр бала да, горурланып, бу минем өем дип әйтә алыр иде. Кем белә, бәлки киләчәктә яшәешнең әлеге проблемасы да уңай якка хәл ителер. Безнең илдәге таш, ком, җир һәм су ресурсларының күплеген дә исәпкә алсак, бер дә хәл ителмәслек проблема түгел бит.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading