16+

Бәйрәмнең тәмен җибәрмик инде

Мәгълүм булганча, Сабан туе - татар халкының ерак гасырлардан бүгенге көннәргә кадәр сакланып килгән милли бәйрәме. Сугыш алды елларында Сабан туе һәр авылда, әмма атнаның төрле көннәрендә үткәрелүе хәтеремдә әле дә саклана. Авыл халкы күрше авылларда яшәүче туганнарына, дусларына бара. Сабан туе кечкенә авылларда да үткәрелә иде, анда гореф-гадәтләребез чагыла,...

Бәйрәмнең тәмен җибәрмик инде

Мәгълүм булганча, Сабан туе - татар халкының ерак гасырлардан бүгенге көннәргә кадәр сакланып килгән милли бәйрәме. Сугыш алды елларында Сабан туе һәр авылда, әмма атнаның төрле көннәрендә үткәрелүе хәтеремдә әле дә саклана. Авыл халкы күрше авылларда яшәүче туганнарына, дусларына бара. Сабан туе кечкенә авылларда да үткәрелә иде, анда гореф-гадәтләребез чагыла,...

Мәгълүм булганча, Сабан туе - татар халкының ерак гасырлардан бүгенге көннәргә кадәр сакланып килгән милли бәйрәме. Сугыш алды елларында Сабан туе һәр авылда, әмма атнаның төрле көннәрендә үткәрелүе хәтеремдә әле дә саклана. Авыл халкы күрше авылларда яшәүче туганнарына, дусларына бара. Сабан туе кечкенә авылларда да үткәрелә иде, анда гореф-гадәтләребез чагыла, яңара, авылның олысы-кечесе дә бәйрәмгә бара иде. Бу бәйрәм халкыбызның милли рухын, хисләрен, горурлыгын арттыра, шулай ук күркәм милли тәрбия чарасы да булып тора.
Моннан мең ел элек яшәгән бабаларыбыз белән чагыштырганда, уртаклык та, аерма да бар. Уртаклык шунда ки, шөкер, халкыбыз телен, Сабан туе кебек күркәм бәйрәмнәрен саклап килә, ә аермасы исә - милли горурлыкның юк дәрәҗәдә түбән булуында.
Сабан туеның татарлар яшәгән төбәкләрдә, хәтта ерак чит илләрдә дә уздырылуы аеруча куанычлы хәл. Соңгы елларда анда, Татарстанның рәсми вәкилләре белән бергә, танылган артистларыбыз, язучылар да катнаша.
Татарстанның беренче Президенты М.Шәймиевнең бер чыгышында: «Сабан туе бәйрәме интернациональләшә бара, бу - күркәм күренеш», - дип әйтүе гаҗәпләндерде. Югыйсә ул халыкара бәйрәм була алмый, ә менә руслаша баруы сизелә. Әлбәттә, Сабан туе бәйрәмен башка халыклар да карый, катнаша ала. Әмма ул үз йөзен җуярга, интернациональләшергә тиеш түгел. Сабан туе татар халкының милли бәйрәме булган һәм шулай булып калырга тиеш тә!
Башка халыкларның да милли бәйрәмнәре бар. Мәсәлән, рус халкының «Каравон» бәйрәме. Минем беркайчан да руслардан да, җитәкчеләрдән дә бу бәйрәмне интернациональләштерү кирәк дигән сүзне ишеткәнем булмады. Алар моңа бервакытта да юл куймаячаклар, чөнки аларда милли горурлык көчле һәм, хәтта әйтер идем, ул горурлык, милләтчелек, шовинизм дәрәҗәсенә күтәрелгән.
Сабан туен фәкать бөтен халыкларның дуслык бәйрәме итеп күрсәтергә омтылу һәм аның рус телендә генә алып барылуы кимчелек кенә түгел, ә сәяси хата дип әйтсәк тә, дөрес булыр дип уйлыйм. Татар «өлкән агай»га һаман да яраклашырга тырыша һәм, шуны тормышка ашыру өчен, бөтен көчен куя. Сабан туенда катнашучыларның күбесе татарлар гына икәнен без бик яхшы беләбез, башка халык вәкилләре чагыштырмача аз.
Бәйрәмнең кайтавазы исә телевизор экраннарында да чагылыш таба. Телеканалларның рус телендәге чыгарылышларында Татарстан районнарында узган бәйрәмнәрне күрсәткәндә шунысы гаҗәпләндерә - телевидение дикторлары «Сабан туе» сүзен «Праздник плуга» дип әйтәләр. Исең китәрлек!!! Бу сүзгә минем күңелем рәнҗи. Моны татар халкыннан көлү дип кабул итәм. Милли җанлы татар кешесе «Праздник плуга» атамасына битараф калырга тиеш түгел. Ул гади хезмәт бәйрәме генә түгел, Сабан туенда татар халкының тарихы да, аның көрәш рухы да, милли күркәм гореф-гадәтләре дә чагыла. Бу бәйрәм - милләтебезнең менталитетын саклау чарасы да. Менә нинди олы мәгънә салынган Сабан туе бәйрәменә!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading