16+

Чын тарихка кизәнү

Мин, кинотеатрга даими йөреп, премьераларны калдырмыйча карап баручылар арасыннан түгел. Шуңадырмы, инде 20 сентябрьдән бирле кинотеатрларда куелып килүче «Орда» фильмы турында да беренче нәүбәттә дус-ишләр аркылы ишеттем. Ни галәмәттер, бездә ни дә булса гауга тудыра икән, бу гауга чыганагы белән кызыксыну бермә-бер артып китә. Ә журналист халкында әлеге «кызыксыну» тагын...

Чын тарихка кизәнү

Мин, кинотеатрга даими йөреп, премьераларны калдырмыйча карап баручылар арасыннан түгел. Шуңадырмы, инде 20 сентябрьдән бирле кинотеатрларда куелып килүче «Орда» фильмы турында да беренче нәүбәттә дус-ишләр аркылы ишеттем. Ни галәмәттер, бездә ни дә булса гауга тудыра икән, бу гауга чыганагы белән кызыксыну бермә-бер артып китә. Ә журналист халкында әлеге «кызыксыну» тагын...

Нәтиҗәдә халкыбызның кайчандыр «вәхши» булуы хакында мәктәп программасына кертелгән «Татарстан тарихы» китабыннан укып «белгән» булсам, хәзер инде «Православная энциклопедия» киностудиясе төшергән «тарихи фильм»ны карап, бу «хакыйкать»кә инандыру өчен кинематографияне дә җигә башлауларына шаһит булдым.
Үз тарихын белмәгән яки сай белгән татар баласы, мондый фильмны карагач, ничек үз милләтеннән кимсенмәсен дә, ничек үз теленнән оялмасын икән?! Ә бу фильмны күргән рус кешесенең йөрәгендә татарга карата нәфрәт тәрбияләнмәс тә, дошманлык артмас дип кем әйтә ала? Сюжет фильмның башыннан азагына кадәр татарларның булдыксызлыгы, вәхшилеге, канэчкечлеге, хиссезлеге, шапшаклыгы, ә русларның түзем, сабыр, буйсынучан, укымышлы, пакь халык булуына басым ясап корыла. Анда рус православие чиркәвенең һәм рус милләтенең өстенлеге ассызыклана. Вакыйгалар Алтын Урда башкаласы Сарай-Бату шәһәрендә башланып китә. Төп эчтәлек Җанибәк Тайдулла ханның әнисе сукыраю һәм аны терелтү өчен Мәскәү митрополиты Алексийны чакырып китерүдән, нәтиҗәдә «владыка»ның татарлар кылган һәртөрле җәбер-золымның шаһиты вә корбаны булуыннан гыйбарәт.
Фильм барышында ике католик, татарларны күздә тотып, Алексийга: «Безнең инде күптәннән кеше йөзе күргәнебез юк», - ди. Моннан тыш, Алексий артыннан чиркәүгә килүче татарларны да рус халкы: «Бесы, поганые!» - дип каршы ала. Хәтта Җанибәк Тайдулла ханның үз авызыннан да: «Нинди халык бу? Кыргый! Надан!» - дигән сүзләр әйттерелә. Татарлар кулы астында, пычракка батып, иң начар шартларда эшләүче коллар арасына эләккәч, алар Алексийга: «Монда берәүнең дә өч атнадан артык яшәгәне юк! Татарлар, ризык ашату түгел, су да эчермиләр», - дип әйтә. Соңрак, хан әмере белән, Алексий күз алдында көн саен һәр өч рус колның берсе үтерелә башлый. Болай гына, күңелле булсынга... Зур экранда татарларның рус башын чабуны конвейерга куюлары, аларның язмышын зур бер арба күчәре белән үлчәп хәл итүләре күрсәтелә. Өзелгән баш, гәүдәдән сиптергән кан... Психиканы боза торган коточкыч күренеш! Татарлар руска карата кансыз булудан тыш, бер-берсенә карата да кыргый, мәрхәмәтсез итеп тасвирлана. Ана кеше хәтта баласы үлемен дә үзгәрешсез, тыныч йөз белән кабул итә. Ул гына да түгел, барлык татарлар патша үтерелү күренешен дәшми-тынмый күзәтеп торалар һәм яңа хан алдында тез чүгәләр. Имеш, ул заман хатын-кызлары улы үлгән саен бармагын кискән, бу гадәти күренеш булган, ул аны тавыш-тынсыз эшләгән. Нәтиҗәдә әлеге фильмны караучыда, татарлар шул дәрәҗәдә мазахист булган, дигән фикер туа.
Мин фильмда татарлар хакында тудырыла торган күзаллауның әле бик аз өлешен генә китереп үттем. Фильм милләтен мәхшәрдән коткару өчен үз-үзенә кул салырга мәҗбүр булган Алексийның ялварулары эзсез калмыйча, могҗиза - ханбикәнең күзләре ачылу һәм митрополитның Мәскәүгә кайтып китүе белән төгәлләнә. Алексий могҗиза өчен үзенә татарлардан бер генә нәрсә дә таләп итми, хәтта үзе белән алып килгән байлыкны да, туган илләренә кайтып китә алсыннар өчен, ике католикка биреп калдыра.
Казан ханлыгының чабаталы Явыз Иван гаскәре тарафыннан җимерелүенә һәм татарларны көчләп чукындыру чоры башланып китүгә 460 ел тулып килгән көннәрдә бу фильм үзенә күрә Россия Православие чиркәвенең аклануы булып яңгырый кебек. Әйтерсең лә алар фильм аша: «Без сезне шул хәлгә төшергәнче, сез дә безнең белән нәкъ шул рәвешле гамәл кылган идегез!» - дигән фикерне алга сөрә. «Түбәнсетелгән кеше күтәрелер, түбәнсеткән кеше үзе шундый хәлгә төшәр!» - ди Алексий, Урдадан татар вәкилләре чиркәүгә килгәч.
Минем карашка, динара һәм милләтара низаг тудыруда «Орда» фильмы күптән түгел бөтен дөньяда зур тавыш кубуга сәбәпче булган «Мөселманнарның гаепсезлеге» фильмыннан бер ягы белән дә калышмый. Күңелсез хәлләр килеп чыкканчы, бу фильмга карата да прокуратура һәм суд тарафыннан тиешле чаралар күрелсен иде!
PS. Бүген Казан ханлыгы җимерелүенә 460 ел тулды. Бу уңайдан әлеге көннең 12 октябрьгә туры килүен дәлилләгән КАИ инженеры Раил Имамов һәм «Кабан арты мәчете» имам хатибы Сәедҗәгъфәр Лотфуллин елдагыча бу көнне сәгать 12дә Сөембикә манарасы янына халык җыеп, шәһит киткән ата-бабаларыбызны искә алып, алар рухына дога кыла. Ә иртәгә милли хәрәкәт вәкилләре сезне Ирек мәйданында узачак матәм чарасына көтеп кала. Митинг елдагыча Кремль янында шәһитләргә һәйкәл куелырга тиешле урынга дога кылырга юл тоту белән төгәлләнә. Хәтеребезнең җуелмаганлыгын дәлилләп, татарның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге хакында сөйләшү өчен, үзен һәм милләтен хөрмәт иткән һәркем бу чараларда катнашыр дип ышанып калыйк!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading