16+

Дәҗҗал

Урта мәктәптә укыган елларда җәйләрнең күп өлешен чүнниктә әтигә ярдәм итеп урманда үткәрсәм дә, инде умарталыкта күч аерулар, бал аертулар беткәч, гомумән, бераз эшләр кимегәч, мин колхозда, бригадада атлы эшләрдә йөри идем. Печән тарттыру, көлтә кертү, комбайннардан ашлык ташу - азмыни колхоздагы кыр эшләре. Авыл җирендә атлы эштә йөрү иң...

Дәҗҗал

Урта мәктәптә укыган елларда җәйләрнең күп өлешен чүнниктә әтигә ярдәм итеп урманда үткәрсәм дә, инде умарталыкта күч аерулар, бал аертулар беткәч, гомумән, бераз эшләр кимегәч, мин колхозда, бригадада атлы эшләрдә йөри идем. Печән тарттыру, көлтә кертү, комбайннардан ашлык ташу - азмыни колхоздагы кыр эшләре. Авыл җирендә атлы эштә йөрү иң...

Урта мәктәптә укыган елларда җәйләрнең күп өлешен чүнниктә әтигә ярдәм итеп урманда үткәрсәм дә, инде умарталыкта күч аерулар, бал аертулар беткәч, гомумән, бераз эшләр кимегәч, мин колхозда, бригадада атлы эшләрдә йөри идем. Печән тарттыру, көлтә кертү, комбайннардан ашлык ташу - азмыни колхоздагы кыр эшләре. Авыл җирендә атлы эштә йөрү иң кирәкле шәй. Ансыз булмый. Ул заманнарда шәхси хуҗалыкта ат тотарга рөхсәт юк иде. Ә авылда атсыз нишли аласың?! Печән кирәк, утын кирәк, тегесен-монысын озатырга кирәк.
Ә без - яшьләр, эшкә барганда бер-беребез белән мактанышып, узышып-чабышып та ала идек. Гаярьрәк булсын, дип, мин яшь атны үз иттем, дөресрәге, тайны үзем җигәргә өйрәттем. Ул инде, билгеле, карт алашаларны алга чыгармый иде. Әти: «Нигә моның белән интегәсең?» - дип шелтәли иде үземне. Хуҗалык өчен аңа тыныч холыклы, күндәм ат кирәк.
Шулай да бер төнне урманнан зур итеп печән төяп, чокырлы-чакырлы болыннар аша кайтканда, арбаның кендеге ычкынып, арба йөге-ние белән күчәреннән төшеп калды.
Инде нишләргә? Төн караңгы. Тирә-юньдә шылт иткән тавыш юк. Мин, әкрен-әкрен артка чигендереп, шундый зур йөкне күтәреп күчәренә утырттым бит тәки.
Малкаем хәлемне аңлады, күрәсең, ни кушсаң - шуны тыңлады.
Ә менә беркөнне арыш басуында көлтә ташып йөргәндә, чүмәлә янына килеп җитүем булды, кинәт әллә каян бер мәче килеп чыкты да, прых-прых килеп безгә ташланды. Атым да куркуыннан бер якка сикерде, арбадан чак төшеп калмадым. Котны алды дәҗҗал. Юкса, үзем арба өстендә, кулымда сәнәк. Прых-прых итеп басу буйлап куып йөрде безне. Кечкенә генә җанвар бит үзе, әгәр зуррак хайван булса, нишләмәс иде.
Мөгаен, ул мәче йә котырган, йә аның шул тирәдә оясы, балалары булгандыр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading