16+

Дару түгел, агу

Исерткеч эчемлекләрнең кешегә зарарлы икәнлеген болгар бабаларыбыз бик яхшы аңлаганнар-белгәннәр. Алмас хан идарә иткән чорда Болгар дәүләте ислам динен кабул иткән, шуңа күрә, дин кануннары төрле-төрле исерткеч эчемлекләрне тыйган.

Дару түгел, агу

Исерткеч эчемлекләрнең кешегә зарарлы икәнлеген болгар бабаларыбыз бик яхшы аңлаганнар-белгәннәр. Алмас хан идарә иткән чорда Болгар дәүләте ислам динен кабул иткән, шуңа күрә, дин кануннары төрле-төрле исерткеч эчемлекләрне тыйган.

Татарлар, мөселман буларак, электән үк аракыны чит күргәннәр, авылларда аны саттырмаганнар, ләкин совет хөкүмәте, халыкның каршы килүенә карамастан, авылларда аракы кибетләре ачтырган. Бу начар гадәт хәзергә кадәр саклана: бәйрәмнәр, төрле киңәшмәләр исерткеч эчемлекләрсез үтми. Шулай итеп, халык эчкечелеккә таба юнәлеш ала.
Россия Федерациясе алкогольле эчемлекләр куллануда дөнья күләмендә алдынгы урыннарда тора. Дәүләт статистикасы федераль хезмәте биргән мәгълүматлардан күренгәнчә, Россиянең иң эчкече төбәкләре исемлегенә Татарстанның Лаеш, Алабуга һәм Кайбыч районнары да кертелгән. Бу милли республика өчен күңелле күренеш түгел.
Казан шәһәрендәге ашамлык кибетләренең күбесендә исерткеч эчемлекләр сатыла. Мәсәлән, Киров районының Горький шоссесы һәм Можайск урамнарында ярты чакрым чамасы аралыкта алты кибет бар. Шуларның һәрберсендә кыйммәтле, матур шешәләрдә күптөрле исерткеч эчемлекләр сатыла.
Рамазан аенда Чечен Республикасында дәүләтнеке булган һәм шәхси кибетләрдә исерткеч эчемлекләр һәм сыра сатуны тыялар. Хәзерге вакытта анда алкогольле эчемлекләр тәүлегенә ике генә сәгать (иртәнге 8дән 10га кадәр) сатыла. Шул ук вакытта Татарстан Республикасы кибетләрендә бу тәүлегенә 12 сәгать (10-22 сәгатькә кадәр). Татарстанда исерткеч эчемлекләр сатуны киметү, аның зарарлы икәнлеге турында халкыбызга һәрдаим кисәтеп тору зарур.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары бу җитди мәсьәлә - алкоголь эчемлекләр сатмау турында тиешлеканун кабул итәрләр дигән өметтә калам.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading