16+

Дини һәм тарихи объектларга һөҗүмнәр арта

Соңгы арада Россиянең төрле төбәкләрендә мөселманнарның һәм татарларның мәчет биналарына, тарихи объектларына вандаллар һөҗүме арткан.

Дини һәм тарихи объектларга һөҗүмнәр арта

Соңгы арада Россиянең төрле төбәкләрендә мөселманнарның һәм татарларның мәчет биналарына, тарихи объектларына вандаллар һөҗүме арткан.

Беренче вакыйга Барон Мюнхгаузен маҗараларындагы йоткач тамактан кире тартып алынучы җепкә бәйләп биргән майны хәтерләтә. Күптән түгел Владимир өлкәсендәге Вязник шәһәренең дүртенче төзәтү колониясендә инде төзелеп бетә дигән мөселман гыйбадәт йортын җимерәләр. Тоткындагы мөселманнарның туганнары акчасына узган елның язында башланган төзелешне шәһәр хакимияте белән килештерә алмыйлар.
Ә узган атнада Себер татарлары үзләренең социаль челтәрдәге төркемнәрендә, фотосурәтләр белән дәлилләр китереп, Тубыл районында төзелеп ятучы Күчем хан нигез салган Искер шәһәрчегенә, ягъни Себер ханлыгының тарихи башкаласына җирле казакларның һөҗүм итүләреннән зарланды.
Ике ир-ат Төмән өлкәсенең «Мирас» татар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова янына кереп, Искердә торгызылып ятучы мәчетне яндыру белән яный һәм Искернең истәлек тамгасы булган стелла һәйкәлендәге айны сындырып, керү юлындагы мәгълүмат язылган элмә тактаны кисеп китә. Луиза ханым күптән түгел Казанга килеп, «Искер җыены» халыкара фестивален үткәрүләре, 2010 елдан бирле, тарихка нигезләнеп, Искер тарихи-архитектура комплексын торгызу кыенлыклары турында сөйләгән иде.
Социаль челтәрләрнең берсендә бу вакыйга уңаеннан популяр блоггер Гамил Нур: «Себер казакларына аварлар җитми, ахры», - дип, комментарий калдырган. Баксаң, хиҗап темасы куертылучы Ставрополь өлкәсенең Рождественская станицасында яшәүче бер казакны кавказ вәкиле, бурычын кайтармаганы өчен, мәҗбүри рәвештә җенси мөнәсәбәткә керткән, тегесе бу турыда полициягә гариза язган булып чыкты. «Newsru.com» мәгълүмат агентлыгына җирле атаман Василий Шатерников өлкәдә кавказлылар казаклардан даими рәвештә акча каерып тора, ә түләмәсәләр, көчли, дип сөйләгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading