16+

Дөнья бетми, акча бетә

Дөнья бетә дип куркыттылар куркытуын, Аллага шөкер, дөньясы да бетмәде, Яңа елга да аяк бастык. Дөнья бетү ыгы-зыгысыннан соң икеләтә бәйрәм булды инде бу. Шырпы-шәмнәр белән «коралланып», ныклап бәйрәм итәргә әзерләнгән идек югыйсә. Яңа ел төнендә утсыз гына утырырга туры килмәгәе дип, үземнең беркатлылыгым белән мин дә соңгы көнне генә...

Дөнья бетми, акча бетә

Дөнья бетә дип куркыттылар куркытуын, Аллага шөкер, дөньясы да бетмәде, Яңа елга да аяк бастык. Дөнья бетү ыгы-зыгысыннан соң икеләтә бәйрәм булды инде бу. Шырпы-шәмнәр белән «коралланып», ныклап бәйрәм итәргә әзерләнгән идек югыйсә. Яңа ел төнендә утсыз гына утырырга туры килмәгәе дип, үземнең беркатлылыгым белән мин дә соңгы көнне генә...

Әмма Мәһди килер вакыт җитмәгәч, Дәҗҗал чыгарга уйламагач, яңа елларны күрергә насыйп булган икән.
Яңа ел шундый бәйрәм бит инде ул - могҗиза көтә-көтә төне буе ашап, аннан соң көне буе йоклау. Тора-бара гыйнварның беренче числосын йокы көне дип билгели башларбыз, мөгаен, бәйрәмнәрне уйлап табарга хирыс халык бит без.
Дәҗҗал дигәннән, хәдисләрдә: «Ахырзаман җиткәндә, гайбәтләр, ыгы-зыгы, сынаулар күп булачак», «җир тетрәүләр еш булыр, вакыт тиз үтәр, үтерешләр еш булыр», диелә. Җир йөзендә килеп туган ыгы-зыгыда Дәҗҗалның килүе шатлыклы вакыйга булачак. Әстәгъфирулла тәүбә, дөнья бетү ыгы-зыгысыннан соң гөрләтеп бәйрәм итүебез дә шул уңайдан гына түгелме икән? Уйлап карасаң, кешеләр үзләре уйлап чыгарган бу бәйрәм күптән гөрли инде, Дәҗҗал күптән безнең арадамы икәнни?
Бәйрәм итү кызык нәрсә үзе, әмма һәрнәрсәнең чамасы булырга тиеш. Ничек кенә булмасын, Яңа ел - акчаны җилгә очыру өчен менә дигән бер чара инде ул. Декабрьнең энҗе карларына кушылып, буран кебек бөтерелеп-бөтерелеп оча акча. Акчаны җилгә очырырга кем куша дисезме? Шул инде, Дәҗҗал үзе. Әллә нинди бәйрәмнәр уйлап табып, сәбәпләрен чыгарып тора, алай гына да түгел, ул хәзер үзе шул акчага кереп яшеренгән төсле. Кешеләрне гомер бакый талаштырып, ызгыш-сугышлар китереп чыгаручы әлеге дә баягы гел шул акча инде.
Дәҗҗалны тасвирлаучы төп билге - аның бер күзле булуы. Бүгенге көндә бала-чага да әйтеп бирә алачак - дөньяда Америка доллары хакимлек итә, дөньядагы барлык илләрнең диярлек икътисады доллар курсына бәйле. Бер долларлык банкнотның клишесы АКШның булачак вице-президенты Генри Уоллес боерыгы буенча Сергей Макроновский (эмигрант Николай Рерих) тарафыннан ясала. Бу банкнотта унөч ярустан торучы пирамиданың очында өчпочмак формасында бар нәрсәне күрүче күз сурәтләнгән! Әлеге билге астына унөч хәрефтән торган «Annuit Coeptis» дигән латинча язу урнаштырылган. Әлеге сүзләрнең тәрҗемәсе - «Сайланган сыйныфка дөнья белән идарә итү билгеләнгән». Банкноттагы пирамиданың әһәмиятен «Novus Ordo Seclorum» дигән латин язуы («Гасыр буена яңа тәртип») да раслый.
Вәт менә шулай, ышанмасагыз, бер долларлык купюраны үзегез алып карый аласыз. Тагын кызыклы факт - купюраның киңлеге 666 миллиметр. Өч алтылы саны Тәурат (Библия) китабында Дәҗҗал билгесе дип әйтелә! Украинаның 500 гривененда да шундый ук күз ясалган. Украинаның череп баюы ишетелмәде әлегә, ялган Дәҗҗал да була, күрәсең. Ә менә бөтендөнья финанс структурасының нигезен тәшкил итүе белән доллар Американың Дәҗҗаллы асылын билгеләвен исбатлап торасы да түгел.
Кем әйтмешли, бәйрәм килә дә китә, ә ашыйсы һәркөнне килә. Яңа ел каникуллары озын әле, әйләнәбез дә кибеткә барабыз, барган саен акча янчыгына үреләбез. Кесәдә долларлар да юк үзе, әмма акча чыга да оча, чыга да оча инде. Монда минем баш кына җитми, каләмдәшем Дилбәр әйтмешли, мандаринны кабыгы белән ашап карамыйча булмас, ахры.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading