16+

«Дәрес калдырып килдек»

Балаларга туган телебездә белем бирү турында сүз сөйләп йөреп кенә вазгыять үзгәрми. Эш күрсәтергә кирәк. Шөкер, арабызда милли мәгариф һәм тәрбия өчен җан атып йөрүчеләр бар. Мәсәлән, «Тылсымлы куллар» журналы үткәргән «Ачык дәрес» конкурсы белән фотосурәтләр бәйгесенең дә бу эшкә кечкенә генә булса да өлеше керде.

«Дәрес калдырып килдек»

Балаларга туган телебездә белем бирү турында сүз сөйләп йөреп кенә вазгыять үзгәрми. Эш күрсәтергә кирәк. Шөкер, арабызда милли мәгариф һәм тәрбия өчен җан атып йөрүчеләр бар. Мәсәлән, «Тылсымлы куллар» журналы үткәргән «Ачык дәрес» конкурсы белән фотосурәтләр бәйгесенең дә бу эшкә кечкенә генә булса да өлеше керде.

Җиңүчеләрне игълан итү тантанасында да оештыручылар бүләк тарату белән генә чикләнмәде, чара тәҗрибә уртаклашуга кайтып калды.
Фотобәйгедә балалар катнашкан. Алар узган уку елы дәвамында сурәтләрен журнал редакциясенә юллаган. «Ачык дәрес» - укытучыларның ярышу мәйданы. Бу конкурска 20 гариза кабул ителгән. Милли тәрбия һәм спорт буенча байтак эшләр булса, дини тәрбия бирү буенча ачык дәрес планын бер мөгаллим генә җибәргән. «Җиңүчеләрне очраштырып, белгечләр дә чакырып, түгәрәк өстәл рәвешендә уздырасыбыз килде», - дип аңлатма бирде «Тылсымлы куллар» журналының баш мөхәррире, конкурсны оештыручы Ландыш Фазуллина.
8 яшьлек Альбина Ясәвиева Арчадан килгән иде. «Конкурста үзе теләп катнашты. Фотоларны узган уку елында ук җибәргән, алар турында оныткан да идек инде. Кызымның өченче урын алуын белгәч, укытучысыннан рөхсәт сорап, дәрес калдырып килдек», - дип сөйләде әнисе Алинә ханым. Төнге сәгать 2дә үк юлга кузгалучылар, ерак җирне якын итеп килүчеләр дә бар иде.
Балалар остаханәдә открытка ясаган арада, әти-әниләр, укытучылар һәм тәрбиячеләр өчен дәрес үткәрелде. Тәрбия һәм белем бирү өлкәсендә махсуслашкан белгечләр бишек җыры җырларга да, курчак уйнарга да, бала белән дөрес итеп сөйләшергә дә өйрәтте. Укытучы-тәрбиячеләргә боларның барысы да яхшы таныш, әлбәттә, тик тәҗрибә уртаклашу да комачауламый бит. Хезмәтең өчен бүләк тапшыралар, шуның өстенә Татарстанның төрле почмакларыннан җыелган коллегаларыңның эш алымнары белән дә танышасың. Менә шундый ун-унбиш кешелек түгәрәк өстәлләрнең милли мәгарифне тотып торуда роле зур. Татарстан дәүләт фольклор үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова исә милли тәрбиягә багышланган чыгышында телнең әһәмиятенә басым ясады. «Баланы туган телле итеп үстерү - зур байлык», - дип билгеләп үтте ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading