16+

Өебезнең нуры ул

Кем куллары өйне ямьле итә, Изгелеге - үлчәү тапкысыз? Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы, Тормыш яме - Әнкәй хатын-кыз! Кадерле әнием Роза Мөхәммәтша кызы Сәлахиева - ачык йөзле, киң күңелле, ярдәмчел кеше. Кечкенәдән, әтисе һәм туганнары кебек, укытучы булырга теләгән кыз хыялын гамәлгә ашыра - гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия...

Кем куллары өйне ямьле итә,
Изгелеге - үлчәү тапкысыз?
Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,
Тормыш яме - Әнкәй хатын-кыз!

Кадерле әнием Роза Мөхәммәтша кызы Сәлахиева - ачык йөзле, киң күңелле, ярдәмчел кеше. Кечкенәдән, әтисе һәм туганнары кебек, укытучы булырга теләгән кыз хыялын гамәлгә ашыра - гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Арча педагогия көллиятендә 33 ел дәвамында студентларга биология фәненнән белем бирә. Республикабызның төрле төбәкләренә таралган студентлары аны хәзер дә онытмыйлар, әниемә үзләренең рәхмәт хисләрен җиткереп торалар. Тормыш юлында очраган сынауларга бирешмичә, һәрчак елмаеп, алга карап яши әниебез. Өебез - гөлбакча, өстәле тулы сый-хөрмәт. Күпме генә тырышып карасам да, әнинеке кебек «үзбәкчә пылау»ны «телеңне йотарлык бәлеш»ләрне пешерә алганым юк әле.
Ике оныгы - Булат һәм Раяз өчен үрнәк һәм яраткан дәү әни дә әле ул. Әниебезне ихлас күңелдән Әниләр көне белән котлыйбыз. Теләгебез - сәламәтлек, бәхет, тыныч тормыш. Әти белән бер-берегезгә куаныч, терәк булып озак яшәсәгез иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading