16+

Елан алмыйсыздыр бит, шәт!

Бөтен кешенең дә Яңа елга оригиналь бүләк ясыйсы килә. Бер елны күпләр дәррәү кубып, тере куян алды - куян елында тере куян бүләк итәргә кирәк, имеш. Әтәч елында - әтәч, кәҗә елында кәҗә бирүчеләр дә булды инде. Аждаһа елында гына бераз югалып калдылар. Шулай да ясалма аждаһалар күпләрнең киштәсенә менеп...

Елан алмыйсыздыр бит, шәт!

Бөтен кешенең дә Яңа елга оригиналь бүләк ясыйсы килә. Бер елны күпләр дәррәү кубып, тере куян алды - куян елында тере куян бүләк итәргә кирәк, имеш. Әтәч елында - әтәч, кәҗә елында кәҗә бирүчеләр дә булды инде. Аждаһа елында гына бераз югалып калдылар. Шулай да ясалма аждаһалар күпләрнең киштәсенә менеп...

Бөтен кешенең дә Яңа елга оригиналь бүләк ясыйсы килә. Бер елны күпләр дәррәү кубып, тере куян алды - куян елында тере куян бүләк итәргә кирәк, имеш. Әтәч елында - әтәч, кәҗә елында кәҗә бирүчеләр дә булды инде. Аждаһа елында гына бераз югалып калдылар. Шулай да ясалма аждаһалар күпләрнең киштәсенә менеп кунаклагандыр. Ә менә киләсе елның елан елы булуы бераз куркытып тора әле. Бу тере тасмаларны теләсә кайсы зоокибеттән алып була бит. Әмма аны күрү түгел, елан сүзе яңгырауга ук, колакка ысылдаган тавышы ишетелгәндәй була да, тез-буыннар калтырап куя. Шулай да кызык булып китте әле: елан сатып алучылар бармы икән?!
Шәһәрдәге бер зоокибеткә кереп чыгарга булдым. Тыштан әллә ни зур булып күренмәсә дә, эчтән чып-чын хайваннар дөньясына килеп эләктем диярсең. Бер почмакта төрле төстәге попугайлар чырылдаша, алар астында ук куяннар, әрләннәр, сасы көзән яши. Икенче якта зур-зур аквариумнарда берсеннән-берсе матур балыклар йөзә. Берәр кешене шиншиллы белән сөендерәсең килсә, 5 мең сум сорыйлар. Шулай булса да, әле мин килгәнче генә берсен алып та киткәннәр. Попугайлар исә 600-700 сум, ә менә җырчы экзотик кошлар 2000-2500 сумга төшәчәк. Дустыгызны декоратив йорт куяннары белән сөендерергә уйласагыз, алары 1500 сум тора. Әрләннәр 100-200 сум тирәсе. Иң күбе попугайлар белән йорт куяннарын алалар икән. Балалар күп вакытта әти-әниләреннән шуларны сорый.
Кибеткә керүемнең төп сәбәбе елан иде бит әле. Алары да бар монда. Махсус ясалган аквариумнарда әкрен генә шуышып, бөтен тирә-якны мыштым гына күзәтеп яталар. Нинди генә төрдәге һәм нинди генә бәядәге декоратив еланнар юк икән! Гади буар елан - 7000 сум, брукса дигәне - 3000 сум, тигрсыман питон - 9000 сум, челтәрсыман питон - 7000 сум, нурлы елан - 4000 сум, полоз байарда (техасс) исемлесе 4000 сум тора. Кыскасы, башлар да әйләнерлек, күзләр дә камашырлык. «Боларын да алучылар бармыни соң», - дип сорыйм, бик тә гаҗәпләнеп. Югыйсә бушка бирсәләр дә кирәк түгел дип уйлыйбыздыр күбебез.
Алалар! Бик еш булмаса да алучылар бар. Матур дип кызыгалар, декоратив еланнар бит. Быел елан елы булгач, аларга да сорау зур булырга охшап тора. Кызыксынып, алырга ният итеп китүчеләр дә булды инде. Елан елы үзенекен итми калмастыр, мөгаен. Уйлап куйдым әле: үземә дә андый-мондый тере елан бүләк итә калсалар... Алла сакласын!..

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading