16+

«ЕЛГА АРЪЯГЫ» сокландыра

Киров районында яшәүче укучылар мәктәптән соң «Елга аръягы» балаларга өстәмә белем бирү үзәгенә ашыга. Хәер, Казанның башка районнары яшүсмерләре дә бик теләп йөри монда. Татар тотып карамыйча ышанмый, диләр. Шуңа, үзәк белән якыннан таныштым.

«ЕЛГА АРЪЯГЫ» сокландыра

Киров районында яшәүче укучылар мәктәптән соң «Елга аръягы» балаларга өстәмә белем бирү үзәгенә ашыга. Хәер, Казанның башка районнары яшүсмерләре дә бик теләп йөри монда. Татар тотып карамыйча ышанмый, диләр. Шуңа, үзәк белән якыннан таныштым.

2013 елда «Елга аръягы»на 25 яшь тула. Үзәк укучыларның сыйныфтан тыш буш вакытларын оештыру вазифасын башкара. Берләшмәләренә (түгәрәкләр шулай атала. - Авт.) йөрүче балалар, аның педагоглары - бөтенесе дә сәләтле, иҗади кешеләр. Монда йөрү бушлай. Хәрби-патриотик, табигать фәннәре, социаль-педагогик, туристлык-туган якны өйрәнү, физкультура-спорт, сәнгати-эстетик, эколого-биологик юнәлешләрдәге барлыгы 160ка якын берләшмә бар. Аның педагоглары - үз эшенең чын фанатлары. Мәсәлән, «Автоавиамодель спорты» берләшмәсенең җитәкчесе Рәшит Нәбиуллин - югары категорияле белгеч, республика дәрәҗәсендәге судья. Әлеге берләшмәгә йөрүче балалар, техник әсбаплар буенча, авиамодельләрнең проектларын ясый, бу спорт төре буенча республика конкурсларында катнаша. Авиаспорт белән кызыксынучылар югары дәрәҗәдә логик уйлау сәләтенә ия, алар модельне үзе уйлап таба, эшләгәнен тикшерә. Берләшмәгә 14 яшьлек һәм аннан олырак балалар йөри. Элеккеге укучылар - хәзер инде КАИ студентлары әле дә килеп ярышларга әзерләнергә булыша.
Үзәкнең зур проблемасы да бар. Аларны үз биналарыннан мәхрүм иткәннәр. Дүртенче ел инде бина булачак дип ышандыралар. Хәзер үзәкне биш филиалга бүлгәннәр. «Күп кенә оешмалар балага рухи яктан карамыйлар. Өстәмә белем бирү рухилыкны үстерә. Балалар һәм ата-аналар белән якын элемтәләр булдыру шәһәр һәм республиканың рухи структурасын барлыкка китерә», - ди хезмәткәрләр, бертавыштан.
Ел дәвамында мөмкинлекләре чикләнгән балалар да йөри монда. Музыка, әкият терапиясе, сынлы сәнгать дәресләреннән соң, сөйләшә алмаганнарның да теле ачыла. Бер малай монда хәтта оекбашлар, свитерлар бәйләргә дә өйрәнгән.
Нәтиҗәләре шаккатарлык бу үзәкнең: гел призлы урыннар гына. Тәрбия эшләре буенча республика смотр-конкурсында 1 нче урын, «Этномириада» Бөтенроссия традицион сәнгать культурасы конкурсында III дәрәҗә лауреат, «Радужное многоцветие России» төбәкара фестивалендә «Вокал» номинациясендә I дәрәҗәдәге лауреат - болар җиңүләрнең кайберләре генә.
Ишегалды бәйрәмнәре, Балаларны яклау, Җиңү көне, Яңа ел, Изгелек атналары «Елга аръягы» үзәгеннән, анда йөрүче балалардан башка узмый. Укытучылар Милли музей, Халыклар дуслыгы йорты,
Г.Тукай музее, «Хәзинә» күргәзмәләр залы белән хезмәттәшлек итә. «Керәшен» фольклор ансамбле Төркиягә барган. Балалар бу үзәккә 7 яшьтән йөри. Ата-аналар да мондагы педагогларны профессиональ осталыклары, киң күңелле булганнары өчен ярата.
Үзәк 4000нән артык баланы колачлый. Әлбәттә, җиңүләрдә җитәкчеләренең дә роле зур. 2005 елдан үзәкнең директоры итеп Татьяна Викторовна Сорокина билгеләнә. Шушы еллар дәвамында ул үзен бары яхшы яктан гына күрсәтә. Т.Сорокина - көчле энергияле хатын-кыз, бүген дә эстафетаны лаеклы алып бара. «Без аны аягында нык басып тора алганлыгы өчен яратабыз, - ди аның кул астында эшләүчеләр. - Ул бернәрсәгә дә бирешми. Без дә балаларга ярдәм итәргә, тормышта үз урыннарын табарга булышабыз».
Әйе, хатын-кыз җитәкче ул барыбер икенче төрлерәк. Татьяна Викторовна бик нечкә күңелле, кайгыртучан, намуслы кеше. Һәрбер кешенең күңеленә ачкыч таба белә. Ул хуҗабикә дә, әни дә. Җитәкче бу үзәк белән яши, хәтта бәйрәмнәрне дә монда каршы ала. 24 декабрь көнне Татьяна Викторовнага 45 яшь тула. Шул уңайдан аны туган көне белән тәбрик итәбез, сәламәтлек, бәхет, игелекле хезмәтендә уңышлар теләп калабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading