16+

Эт каргышы бүрегә төшми дисәләр дә...

Казанга килеп, югары уку йортына кергәч, төркемдәш кыз белән бер әбидә фатирда тора башладык без. Килеп кергән көнне үк әбиебез безне кисәтеп куюны кирәк тапты: «Подъезд ишеген каты итеп ябып йөри күрмәгез, балалар. Беренче катта яши торган Фәризә кешене бик каргаучан, Алла сакласын!» Ишекне каты япкан өчен генә кешене каргамас...

Эт каргышы бүрегә төшми дисәләр дә...

Казанга килеп, югары уку йортына кергәч, төркемдәш кыз белән бер әбидә фатирда тора башладык без. Килеп кергән көнне үк әбиебез безне кисәтеп куюны кирәк тапты: «Подъезд ишеген каты итеп ябып йөри күрмәгез, балалар. Беренче катта яши торган Фәризә кешене бик каргаучан, Алла сакласын!» Ишекне каты япкан өчен генә кешене каргамас...

Казанга килеп, югары уку йортына кергәч, төркемдәш кыз белән бер әбидә фатирда тора башладык без. Килеп кергән көнне үк әбиебез безне кисәтеп куюны кирәк тапты: «Подъезд ишеген каты итеп ябып йөри күрмәгез, балалар. Беренче катта яши торган Фәризә кешене бик каргаучан, Алла сакласын!» Ишекне каты япкан өчен генә кешене каргамас бит инде дип уйласак та, күңелгә шом керде барыбер. Холкы сәер иде Фәризә апаның. Кайчакта әби янына кергәли иде үзе, әмма матур гына килеп кергән кеше чыгып киткәндә юк сәбәпне бар итеп кычкырыша башларга һәм аннан соң айлар буе бусагадан атламаска мөмкин. «Күрше-тирәнең котын алып тора инде ул, өстәге урысны да шул гына каргап үтерде», - дигән иде фатир хуҗасы булган әбиебез, берчак аның чираттагы кыланышыннан соң. «Кооперативка фатир алган гына чак. Бу ир-ат көн дә нәрсәдер кага, төзи инде. Ә Фәризә заводта төнге сменада эшләп кайта да көндез йоклый. Син миңа йокы бирмисең дип бер әйткән бу моңа, ике әйткән... Эшкә дип чыгып бара идем ул көнне. Теге урыс та машинасына утырып маташа. Шулчак Фәризә атылып чыкты да: «Фатирың булсын, үзең булма», - дип кычкырып, учындагы нәрсәнедер бәреп ватмасынмы! «Башкардым мин моны. Исән кайтмый бу бүген, менә шушы йомыркалар кебек сыталар аны», - диде аннан. Моның кыланышына түзеп тора алмыйча җиргә төкереп, машинасына утырып киткән урыс бәрелеп үлде шул көнне. Үзен ташлап киткән ирен дә көн саен каргап ята ул», - дип сөйләгән иде әби.
Бәласеннән башаяк дип, укып бетереп әбидән чыгып киткәнче, ни ашыккан чакларда да, подъезд ишеген сак кына ябып, Фәризә апа очрый-нитә калганда, зурлап исәнләшеп йөрдек без.
Фәризә апа бүгенге көндә дә исән әле, әмма саулыгы гына юк. Үз туганнарын да танымыйча, саташып йөри. «Килеп ашатабыз да кайтып китәбез инде. Аның янында куну мөмкин түгел», - ди сеңлесе Гөлшат апа.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading