16+

«Фронтка уйнап-җырлап киттеләр»

Җәнәй авылында күптән түгел булып узган «Хуш киләсез, авылдашлар!» дип исемләнгән җыенда Карагандадан Олы Мишә авылына кунакка кайткан 79 яшьлек Әхмәтгаян ага Фәтхуллин тальянда «Авыл көе» уйнап, мәйданга җыелган барча халыкны сокландырды.

Аңа бертуган энесе Гыйльван абый кушылып җырлап, бәгырьләрне телгәләде. Әхмәтгаян ага гомеренең 35 елын шахтада эшләп үткәргән. «Әлеге көйне өч авылдашыбыз - Әхәт Нәҗметдинов, Мәҗит Вәлиуллин, Мөбарәкҗан Низамиевлар сугышка киткәндә уйнап-җырлап киттеләр. Үзләре җырлыйлар, үзләре елыйлар. Кызганыч, сугыштан берсе дә кире әйләнеп кайта алмады. Миңа ул вакытта җиде яшь иде. Җырның сүзләрен дә, көен дә отып калдым. Төрле авылда - төрле әттәхият, дигәндәй, «Авыл көе»нең сүзләре һәр авылда төрлечә инде ул. Аларның болай дип җырлаганнары хәтердә калган:
«Без урамнан үткән чакта
Ачуланмасын күрше.
Бу хәсрәтне күрми калмас,
Ир баласы бар кеше.
Басу капкасын чыкканда
Күтәрелде томаннар.
Чит җирләрдә шәһит булсак,
Сау булыгыз, туганнар!» - Әнә шулай сагынып искә алды, яшьле күзләрен сөртә-сөртә, тальянчы, аккордеончы Әхмәтгаян агай Ватаныбыз азатлыгы өчен шәһит киткән авылдашларын.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading