16+

Гагарин Тәүфикъ

1963 елның җәендә «Кызыл Йолдыз» колхозына Казаннан вәкил килеп төшә. Эшләр төгәлләнгәч, колхоз рәисе, терлек караучы Тәүфикъ Җамалиевны, ат белән, вәкилне Буа аэропортына илтергә җибәрә. Аэропортта самолет көткән арада юлчылар колхоз рәисе күчтәнәчләреннән авыз итеп алалар. Яхшы гына тамак ялгап алгач, кызыклы сөйләшү-аралашу Казан аэропортына чаклы дәвам итә. Тәүфикъ икенче...

1963 елның җәендә «Кызыл Йолдыз» колхозына Казаннан вәкил килеп төшә. Эшләр төгәлләнгәч, колхоз рәисе, терлек караучы Тәүфикъ Җамалиевны, ат белән, вәкилне Буа аэропортына илтергә җибәрә. Аэропортта самолет көткән арада юлчылар колхоз рәисе күчтәнәчләреннән авыз итеп алалар. Яхшы гына тамак ялгап алгач, кызыклы сөйләшү-аралашу Казан аэропортына чаклы дәвам итә. Тәүфикъ икенче көнне генә поезд белән Казан каласыннан Буага кайтып төшә. Ат, мескен, баганага бәйләнгән килеш, бер тәүлек буе хуҗасын көтеп торган. Колхоз бригадиры Ирек Шәрәфетдинов, икенче көнне, Тәүфикъны күреп:
- Син кая югалдың? - дип, бик нык сүгә. Тегесе, бер дә исе китмичә:
- Мин вәкилне самолет белән Казанга кадәр озаттым, - дип аклана. Бригадир шунда:
- Син нәрсә, самолетта очарга Гагаринмы әллә? - дип, тагын да ярсыйрак төшә. Бу хәлләрнең шаһитлары Җамалиевны шул минутта ук Гагарин Тәүфикъ дип йөртә башладылар. Тәүфикъ күптән гүр иясе инде. Әмма авылда сүз чыгып, кайсы Тәүфикъныкылар, дип сораганда, Гагарин Тәүфикъ, дисәң, һәр кешегә тиз аңлашыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading