16+

Гармуннарны – музейга

Кеше үзеннән соң изге исем калдырырга тиеш, диләр. Төмәндә туып, Казанда гомер иткән Рәмзи Вәлиев тә (фотода сулдан өченче) үзеннән соң матур исемен калдырды. Гармун фабрикасында тавыш тыңлаучы булып эшләгән Рәмзи тормыш иптәше Наилә Габдулла кызы белән 44 ел матур гомер итәләр. Наилә ханымның беренче никахтан булган Рәмзия һәм Венера...

Кеше үзеннән соң изге исем калдырырга тиеш, диләр. Төмәндә туып, Казанда гомер иткән Рәмзи Вәлиев тә (фотода сулдан өченче) үзеннән соң матур исемен калдырды. Гармун фабрикасында тавыш тыңлаучы булып эшләгән Рәмзи тормыш иптәше Наилә Габдулла кызы белән 44 ел матур гомер итәләр. Наилә ханымның беренче никахтан булган Рәмзия һәм Венера исемле кызларына да әти була Рәмзи Вәлиев.
Узган елның 4 декабрендә ул вафат булды. Балалары һәм оныгы Альбина белән киңәшләшкәннән соң, тормыш иптәше Рәмзи Габдулла улыннан калган баяннарны, аккордеонны, хромка гармуннарын, курайларны Салих Сәйдәшев музеена тапшырды. Ә кечкенә генә миниатюр гармунны оныгының баласы - тураны Нурисламга саклап калдырган. Үскәч, ул да музыкант булыр әле!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading