16+

Гел шатлыклар юлдаш булсын сезгә!

Язмыш җилләре төрлебезне-төрле якларга куып таратса да, туган яклар белән якынлык җепләрен мәңгелеккә өзеп ташларга сәләтле түгел бугай. Еллар үткән саен, кендек каны тамган туган нигез, ялан тәпи йөргән авыл урамнары, анда калган яшьлек эзләре сагындыра. Сагынырлык кешең, юксынырлык ояң булу олы бәхет, билгеле. Сагынып кайтабыз без Апас районындагы авылыбыз...

Гел шатлыклар юлдаш булсын сезгә!

Язмыш җилләре төрлебезне-төрле якларга куып таратса да, туган яклар белән якынлык җепләрен мәңгелеккә өзеп ташларга сәләтле түгел бугай. Еллар үткән саен, кендек каны тамган туган нигез, ялан тәпи йөргән авыл урамнары, анда калган яшьлек эзләре сагындыра. Сагынырлык кешең, юксынырлык ояң булу олы бәхет, билгеле. Сагынып кайтабыз без Апас районындагы авылыбыз...

Язмыш җилләре төрлебезне-төрле якларга куып таратса да, туган яклар белән якынлык җепләрен мәңгелеккә өзеп ташларга сәләтле түгел бугай. Еллар үткән саен, кендек каны тамган туган нигез, ялан тәпи йөргән авыл урамнары, анда калган яшьлек эзләре сагындыра. Сагынырлык кешең, юксынырлык ояң булу олы бәхет, билгеле.
Сагынып кайтабыз без Апас районындагы авылыбыз Чирмешәнгә. Ансыз яшәүне күз алдына китерүе дә кыен. 25 мартта 93 яшен тутыручы дәү әниебез Мәсхүдә Хаҗиәхмәт кызы Зиннәтуллинаның күңел җылысына сыенып яши нигез. (Рәсемдә (уңнан сулга): дәү әниебез Мәсхүдә килене Рәшидә, оныгы Исламия (Рәшидә кызы), оныкчыгы Ләйсән (Исламия кызы) һәм Ләйсәннең кызы Алинә белән). Гасыр яшьтәшенең безгә әйтер сүзләре дә күп шул. Чәй табыны артында дәү әниемнән чын тарихны ишетәбез. Күмәкләшү чорының да тере шаһиты ул. Сигез балалы гаилә дә репрессия корбаны булырга мөмкин елларны ничек онытасың ди. Ул чор кешеләренә язмыш сынау арты сынауны биреп кенә тора шул. Сугыш чыккач, дәү әнием дә үзенең Зарифулласын яу кырына озата. Итәгендә берсеннән-берсе кечкенә ике бала. Хәер, ил белән бергә күтәрәләр инде бу афәтне. Авылда барлык хезмәт хатын-кыз һәм балалар җилкәсендә. Анысына түзәрсең дә, тизрәк сугыш туктап, ирләр исән-имин илләргә генә кайтып җитсеннәр иде инде. Кайгы агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри, диләр шул. Чирмешәнгә дә бер-бер артлы «кара мөһер»ле хатлар килгәләп тора. 1943 елда дәү әниебез өенең дә ишеген «шакый» ул хәбәр. Ике нарасый итәктә утырып кала...
Ел арты ел үтә, балалар да үсеп җитә. Бүгенге көндә дәү әнием үзенең килене - минем әнием Рәшидә тәрбиясендә. Бергә яши башлаганнарына да инде илле ел булган. Ярты гасыр дәвамында дус-тату яшәгән килен белән каенана бүген дә аңлашып, ярдәмләшеп гомер итәләр. Дәү әниебезгә күрсәткән кадер-хөрмәте өчен без әниебезгә мәңге рәхмәтле. Сау-сәламәт булып, бергә озак яшәргә язсын иде әле. Моннан ун ел элек әтиебезнең - олы улы Рөстәмнең вафатын бик авыр кичерде дәү әниебез. Вакыт кайгыны оныттыра дисәләр дә, хәтер бар бит, ә ул һәрвакыт сакта, уяу. Дәү әниебезгә туган көнен гел шатлыклы хәбәрләр ишетеп кенә каршыларга язсын иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading