16+

«Гомеремнең ундүрт елы сугышта узды»

Әти Гатаулла Гайнуллин - Әтнә районының Казак Үртәме авылыннан. Ул, Беренче бөтендөнья сугышы башланганчы ук, гаскәри хезмәткә алынган. Беренче бөтендөнья сугышы, Октябрь революциясе вакытында әтинең энесе Салих абый Гайнуллинны да сугышка озаталар. Сугыш вакытындагы хәлләр турында әти еш сөйли иде: «Шәһәрне бер көнне аклар басып ала, икенче көнне исә кызыллар...

Әти Гатаулла Гайнуллин - Әтнә районының Казак Үртәме авылыннан. Ул, Беренче бөтендөнья сугышы башланганчы ук, гаскәри хезмәткә алынган. Беренче бөтендөнья сугышы, Октябрь революциясе вакытында әтинең энесе Салих абый Гайнуллинны да сугышка озаталар. Сугыш вакытындагы хәлләр турында әти еш сөйли иде: «Шәһәрне бер көнне аклар басып ала, икенче көнне исә кызыллар бәреп кереп, аклардан коткаралар. Без, җиңгәч, аларның солдатларын атарга тиеш идек. Шул кара-каршы бәрелеш вакытында: «Абый!» - дип кычкырган тавыш ишетәм. Таныш тавыш кебек», - дип искә ала иде әти. Шул вакытта әти дә солдатлар арасыннан энесе Салихны танып ала. Атыш булмыйча калган, бу вакытта каршы яктагылар да безгә кушылганнар. Шуннан соң, алар куанычтан фотога төшкәннәр. Өйгә бергә хезмәт итеп кайтканнар. Бу 1917 еллар булырга тиеш, безнең өчен бик кадерле, истәлекле ул.
1941 елның көзендә Салих абыйны тагын сугышка алалар. Әти, өлкән яшьтә булу сәбәпле, 1942 елда гына китә. Салих абый һәм бер улы кайта алмады. Әти исә Берлинга кадәр барып җитте, исән-сау әйләнеп кайтты. Ул: «Гомеремнең 14 елы сугышта гына узды», - дип әйтә иде. 62 яшендә бакыйлыкка күчте. Әтиемнең рухы шат булсын инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading