16+

Горурланырлык төбәк бит ул

«Туган якның кадере читкә киткәч беленә», - дип, тикмәгә генә әйтмиләрдер. Гомер үткән саен, адәм баласы үзенең туган җирен сагынып яши. Шуны истә тотып, Балык Бистәсе районында читтә яшәүче якташларын бәйрәмнәрдә туган як кочагына җыю күркәм гадәткә әйләнде. Бу юлы алар, район оешуның 85 еллыгы белән бергә, Җиңү көнен дә...

Горурланырлык төбәк бит ул

«Туган якның кадере читкә киткәч беленә», - дип, тикмәгә генә әйтмиләрдер. Гомер үткән саен, адәм баласы үзенең туган җирен сагынып яши. Шуны истә тотып, Балык Бистәсе районында читтә яшәүче якташларын бәйрәмнәрдә туган як кочагына җыю күркәм гадәткә әйләнде. Бу юлы алар, район оешуның 85 еллыгы белән бергә, Җиңү көнен дә...

Тантаналы митингны муниципаль район хакимияте башлыгы Илһам Вәлиев ачып җибәрде. Ул ветераннарга рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм хөрмәтен белдерде. Премьер-министр урынбасары Зилә Вәлиева, биредә катнашучыларны бәйрәм белән тәбрикләп, Президент Рөстәм Миңнехановның котлавын ирештерде. (Моннан берничә көн элек кенә Рөстәм Нургали улы үзенең әби-бабалары каберен зиярәт кылган иде.)
Тантананың дулкынландыргыч мизгелләре Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә чәчәкләр салу булгандыр. Аннары Җиңү парадында мәктәп укучылары да, Казанның Суворов училищесы курсантлары да катнашты. Бәйрәм быел гына ачылган стадионда дәвам итте. Зилә Рәхимҗан кызы үзенең чыгышында: «Балык Бистәсе кешеләре бигрәк талантлы. Аеруча мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә талантлар күп. Равил Шәрәфи кебек артистлар гына ни тора?!» - диде.
Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләлов: «Районыбыз, кайсы гына яктан карасак та, горурлана торган як. Унбер Советлар Союзы Герое биргән төбәк бит ул. Без һәрвакыт сагынып, дулкынланып кайтабыз. Район үсешен күреп куанабыз. Шундый матур стадион башка районнар өчен дә үрнәк булырлык», - дип, үзенең шатлыгын уртаклашты.
Илһам Усман улы озак еллар авыл хуҗалыгында хезмәт куйган Камил Сәлахов белән Үзбәк Мусинны «Районның мактаулы гражданины» итеп кабул итте. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә бүләкләрне Зилә Вәлиева, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нуретдин Минсәгыйров, ТР Президенты Аппараты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды директоры Нурия Һашимова тапшырды. Үзешчәннәр тарафыннан әзерләнгән тамаша һәркемне тетрәндерерлек иде. Анда коллективлаштыру чоры да, район оешкан еллар да, сугыш чоры һәм Җиңү көне дә искә алынды. Бәйрәмгә Татарстанның халык артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, Илназ Минвәлиев, Венера Шәмиева, Эльвира Хамматова кебек җырчылар ямь өстәде.
Ул көнне якташлар күренекле шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинны да искә алды. Аның каберенә һәйкәл куелды. Анысы шагыйрьнең Чаллыда яшәүче хатыны һәм якташлары тырышлыгы белән башкарылган. Биредә катнашкан һәр кеше район язмышына битараф түгел иде. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев: «Мин туган якны һәрвакыт сагынып кайтам. Районның уңышларына, аның татарлашуына сөенәм. Соңгы вакытта анда татар рухы сизелә», - дип белдерде.
Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиев: «Район башлыгының сәнгатькә игътибарлы булуы күренеп тора. Әдәбият, сәнгать әһелләрен бергә җыю традициясе киләчәктә дә дәвам итсен иде», - дигән теләген җиткерде.
Әнә шулай туган туфрак җылысын тойган һәр кеше үз төбәгеннән горурлык хисләре белән таралды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading