16+

Ходай ут хәвефе күрсәтмәсен

Кордашым Сәлим бик зур фаҗигагә дучар булды - ут хәвефенә тарып, йорты янды. Ходай күрсәтмәсен, бик авыр хәл. Ярдәм кулы сузучы юк. Колхоз чорында ул бар иде, хәзер авыл байга сатылды. Кордашка 74 яшь. 13-14 яшьтән колхозда тир түктек, чөнки ул да ятим үсте. Әнисе ирсез 3 ул, бер кыз...

Ходай ут хәвефе күрсәтмәсен

Кордашым Сәлим бик зур фаҗигагә дучар булды - ут хәвефенә тарып, йорты янды. Ходай күрсәтмәсен, бик авыр хәл. Ярдәм кулы сузучы юк. Колхоз чорында ул бар иде, хәзер авыл байга сатылды. Кордашка 74 яшь. 13-14 яшьтән колхозда тир түктек, чөнки ул да ятим үсте. Әнисе ирсез 3 ул, бер кыз...

Кордашым Сәлим бик зур фаҗигагә дучар булды - ут хәвефенә тарып, йорты янды. Ходай күрсәтмәсен, бик авыр хәл. Ярдәм кулы сузучы юк. Колхоз чорында ул бар иде, хәзер авыл байга сатылды. Кордашка 74 яшь. 13-14 яшьтән колхозда тир түктек, чөнки ул да ятим үсте. Әнисе ирсез 3 ул, бер кыз үстерде. Армиядән 3 төркем инвалидлык алып кайтты. Шул килеш эшләп, пенсиягә чыкты. Пенсиябезне беләсез, 5-6 мең, чөнки без таякка эшләдек. Капитал туплап булмады, очын-очка ялгап бардык. Чит илләрдәге хәвеф күрүчеләргә күпме ярдәм итә ил, ә үз илендәгеләргә күпме? Ни өчен болай соң бу? Мари республикасы безгә нарат тактасы сата, ә үзе бездән усак, юкә ташый. Аннары аларны да, такта ясап, кире безгә сата. Ә менә шушы картка биш куб метр нарат агачы бирә район. Уйлашыйк әле, йорт сала бит кеше. Ә бу материал бәдрәфкә дә җитми. Кечкенә бер йорт салып бирә алмыйлармы шуңа район түрәләре? Ә аларның дачасы ничә сум тора? Ник хәвеф күрүчеләргә бер ярдәм фонды да оештырылмый? Бу мәсьәләне Дәүләт Советына куйсалар да оят булмас иде, әзрәк халык өчен эшләүләрен күрсәтер иде депутатлар. Миллиардлар урлаган түрәләрнең акчасыннан шушындый ярдәм фонды оештыру зыян итмәс иде. Бу карт гомер буе ил өчен көн-төн эшләп тә картлык көненә запас акча җыя алмаган. Ни өчен? Чөнки авыл халкы турында уйлаган түрә юк, бар да ялган белән бара. Колхозны ник бетерделәр һәм нинди уңышка ирештеләр? Бу байларга гына юл ачты, ә җирдән юньләп файдалану юк.
Хәвефкә тарыган кешеләргә дигән фонд булдыруны карасын иде депутатлар киләсе сессиядә. Бик аяныч хәл, йөрәк әрни. 74 яшь миңа да.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading