16+

Хәсәновка кулай эш табылгач...

Гомере буена халык арасында эштә кайнап яшәгән язучы Нурислам Хәсәновны пенсиядәге тыныч тормыш та туйдырган. Хикәя һәм повестьларында - бөтен иҗатында гаделлек эзләүчеләрне алгы планга куеп язарга яраткан Нурислам, тагын шундый әсәрләргә азык тупларга дип, иртүк торып, Казандагы тормыш белән танышып йөри икән. Танышлары очраса, сүзне гел бер нәрсәгә китереп...

Гомере буена халык арасында эштә кайнап яшәгән язучы Нурислам Хәсәновны пенсиядәге тыныч тормыш та туйдырган. Хикәя һәм повестьларында - бөтен иҗатында гаделлек эзләүчеләрне алгы планга куеп язарга яраткан Нурислам, тагын шундый әсәрләргә азык тупларга дип, иртүк торып, Казандагы тормыш белән танышып йөри икән. Танышлары очраса, сүзне гел бер нәрсәгә китереп...

Якын дуслары белә инде аның гадәтен - маҗаралы хәлләрне күбрәк күргәч кенә әсәрен тормыштагыча итеп чагылдырганын. Моның нигә шулай йөргәнен абайламаган кешеләр исә аны үзенә кулай эш эзли бу дип уйлыйлар. Бер төзүче аңа: «Бездәгедән дә кулайракны эзләсәң дә таба алмассың. Кил, бергә-бергә төзелеш сакларбыз», - дигән. Чакыручының җитди кеше икәнен белгәнгә, ярар, уйлап карармын, дип вәгъдә иткән Нурислам. Бер-ике мәртәбә тагын очраткан Нурислам әлеге төзүчене. Һәм аның эшләгән контора адресын белешеп, төзелешне сакларга ризалыгын белдергән.
Сакчылар бригадиры аңа Некрасов урамындагы офислар үзәге төзелешен тәкъдим итеп караган. Ошатмаган аны Нурислам. Анда сандугачлар сайрап җибәрсә, матурлыкка исем китеп, вагон тәрәзәсеннән карый-карый, башлаган әсәрне берничек тә язып бетереп булмас, дип уйлаган. Кремльдәге гараж төзелеше дә артык тыныч булып күренгән. Яңа ипподром янындагы Водоканал төзелешен сакларга барырга да теләмәгән, күңеле тартмаган. Аңа маҗаралырак эш урыны кирәк бит.
Энергетиклар институты төзелешен сакларга риза булган ул. Тик билгеләнгән көн килеп җиткәч, өендә эш килеп чыккан, эшкә бармаган бу.
Каравылчы Искәндәр: «Нишләп соңга кала минем напарник?» - дип зарыгып көткән аны. Эш көне беткәч, өенә кайтып китәр иде, ярамый, алыштыручы булса гына кайтып китә ала. Тәртип шундый. Эшкә чыгучы булмагач, Искәндәр калган ашларын Сарбайга бирергә өлгермәвенә шатланып куйган. Тагын бер тәүлек эшлисе бар бит әле аңа.
...Менә берзаман Нурислам өендәге телевизорны кабызса, экранда Искәндәрнең янгын сүндерүчеләргә таба йөгергәнен күреп алган. Янгынны тиз сүндергәннәр. Шулай да каравылчы вагонының эчендәге диварны тышлаган фанерлар яртылаш янып беткән.
- Нишләп сакламыйсың? Кайда йөрдең? - дип җикеренәләр янгын сүндерүчеләр Искәндәргә. - Будкадан чыкканыма ун минут та юк әле, ипи алырга кибеткә генә бардым, - дип аклана Искәндәр.
Ышанмауларын күргәч, сумкасыннан ипи тартып чыгара каравылчы. Тикшергәч, янгынның кыска ялганыштан килеп чыкканын ачыклыйлар.
- Җир астындагы торба эчендә яшәүче сукбай эше түгел бу, - ди Искәндәр. - Виктор, сукбай булса да, бу эшне эшләмәс. Әнә теге күрше йортның подвалында казынучы...
Подвал сүзен әйткәч, теге тотлыгып кала. «Кыска электр ялганышы төп сәбәп булгач, подвалда яшәүчене нәрсәгә әйтеп торырга?» дип эченнән уйлап ала Искәндәр. Шуның белән эшне беткәнгә саныйлар тикшерүчеләр. Утны-суны күп кичкән Искәндәр дә бүтән сүз әйтми. Контордагылар өчен дә шулай яхшы.
Соңрак Нурислам каравылчылар бригадирына: «Сездәге хәлләр мин белгәннәрдән хәтәррәк тә икән әле», - ди. Үзе исә барыбер эшкә чыкмый. Маҗаралы хәлләрнең еш булганын белсә дә...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading