16+

Хәтердә калырлык чара

Һәр кешенең үз кече Ватаны, үз мәктәбе, рәхмәт хисләре белән олылап искә ала торган үз укытучысы бар. Әнә шул рәхмәт хисләрен җиткерү, өлкән укытучыларны хөрмәтләү йөзеннән, Теләче районының Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» дигән исем астында истәлек кичәсе узды. Бу чараны оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе...

Сәхнә түренә гомере буе балалар укыткан, бөтен көчен, яшьлек елларын мәктәпкә багышлаган өлкән укытучыларыбыз - Галия Нуриева, Тәнзилә Шәрәфиева, Сания Хаҗиевалар чыккач, зал аларны басып алкышлады.
Кичәдә муниципаль район хакимияте башлыгы Илдус Зарипов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Гыйльметдинов та катнашты. Алар кулыннан мөгаллимнәргә истәлек бүләкләре, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.
Күңелләрнең әллә кайсы кылларын кузгата торган истәлекләр тыңларга туры килде бу кичәдә. Авылдашлар, элек укып чыккан укучылар өчен генә түгел, бүгенге укучылар өчен дә хәтердә калырлык, уйландырырлык чара булды бу.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading