16+

Хыялларны максат итеп яши

Көләч, сөйкемле, көчле ихтыярлы, сынмас рухлы һәм искиткеч шигырьләр авторы Лилия Сәлахетдинова белән танышып аралашу хыялым иде. Ни өчен дисезме? Беренче группа инвалид булуына карамастан, елап ятмый, замана белән бергә атлый, сәламәт кешеләрдәй елмаеп, дөньяга шатлык өләшеп яшәргә тырыша ул. Ниһаять, аның белән очрашып әңгәмә күрү ниятем чынлыкка ашты.

- Шигырьләрне кайчан яза башладың?
- 1996 елның сентябрендә. Беренче шигырем «Туган авылым Күл Черкене» дип атала иде. Яңгыр сибәләгән чакта туды ул.
- Сиңа илһам кайчан килә соң?
- Тәүлекнең теләсә кайсы мизгелендә. Рөхсәт-фәлән сорап тормый гына күңел тәрәзәсен шакый.
- Беренче китабыңны кулыңа алгач, нинди хисләр кичердең?
- Беренче шигырьләр җыентыгым, брошюра формасында, 2012 елның декабрендә дөнья күрде. Ул «Иҗатымда минем тормышым» дип атала. Хисләр әйтеп бетергесез булды, чөнки китап чыгару ул каләм тибрәтүче өчен бик дулкынландыргыч вакыйга һәм шул ук вакытта иҗатыңа күпмедер нәтиҗә дә.
- «Күңелем көндәлеге» дигән яңа китабың чыгу белән мин дә ихластан котлыйм сине! Шигырь язу сәләтең кемнән килә?
- Үземнән, дисәм, тыйнаксызлыкта гаепләмәгез, зинһар. Безнең гаиләдә иҗат кешеләре юк. Тагы да төгәлрәге, Ходайдан, табигать бүләге.
- Белүемчә, синең шигырьләреңне көйгә дә салганнар. Бу өлкәгә ничек кереп киттең?
- Әйе, дистәдән артык җырым дөнья күрде. Җыр өлкәсенә 2011 елда аяк атладым. Иң тәүге җырларымны Оскар абый Усманов белән иҗат иттем һәм моның белән үземне бик бәхетле саныйм.
- Шигырь язу серең белән дә уртаклаш инде...
- Бер теманы кайчак бик озак, хәтта айлар буе уйлап йөрим. Җае туры килгәч, вакыты җиткәч кенә иҗат ителә. Илһам булырга тиеш. Темаларны тормыштан алам.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading