16+

«Иҗатка бөтен көчемне куям»

Беренче карашка граффити, уңайлы җир табып, кулыңа баллончык тотып, диварларны буяп йөрү кебек кенә, ә чынлыкта исә бу үзенә күрә бер иҗат төре. Әлеге өлкәдә үз эшеңнең чын остасы булу өчен, теләк кенә түгел, ә талант, махсус белем һәм тырышлык та кирәк. Рөстәм CӘЛИМГӘРӘЕВ әлеге сыйфатларның барысына да ия. Татарстанның...

«Иҗатка бөтен көчемне куям»

Беренче карашка граффити, уңайлы җир табып, кулыңа баллончык тотып, диварларны буяп йөрү кебек кенә, ә чынлыкта исә бу үзенә күрә бер иҗат төре. Әлеге өлкәдә үз эшеңнең чын остасы булу өчен, теләк кенә түгел, ә талант, махсус белем һәм тырышлык та кирәк. Рөстәм CӘЛИМГӘРӘЕВ әлеге сыйфатларның барысына да ия. Татарстанның...

- Рөстәм, граффити синең өчен нәрсә ул?
- Граффитига мин дусларым аша килдем. Ул - яшәешемнең мөһим бер өлеше. Мин иллюстрацияләр, графика һәм рәсем сәнгате белән дә мавыгам. Әлеге иҗат төрләрен синтезлап, уртак нокталарын табып иҗат итәргә тырышам. Заказга да эшлим. Төрле музыка төркемнәренең альбомнарын, шулай ук төрле биналарны бизәүдә дә катнашам. Иҗатка барлык көчемне куям. Ышанам, юкка түгел.
- Димәк, бу өлкәдә үзеңнең техникаңны да булдыргансың?
- Алай дип өздереп әйтә алмыйм, чөнки бүгенге көндә үзеңнең техникаңны булдыру бик кыен. Мин төрле авторлардан күңелемә хуш килгән элементларны алырга, үземдә булдырырга тырышам. Махсус темам юк. Миңа хис-кичерешләрне чагылдыру, портретлар, кеше яшәешендәге төрле мотивларны, динамиканы, музыка һәм хәрәкәтне ясау ошый.
- Нинди конкурсларда катнашырга өлгердең?
- Минем өчен иң зур казаныш - гади кешеләрнең бәясе һәм мин, яшьтәшләрем белән чагыштырганда, бу өлкәдә шактый соң эшли башладым. Шуңа да карамастан, шактый гына конкурсларда катнашырга өлгердем. Дус граффитистлар белән узган ел үткәрелгән «Сникерс урбания»да икенче урынны яуладык, быел Чаллы шәһәрендә махсус яшьләр субкультураларына багышланган «Урам корольләре» фестивалендә беренче урынга лаек дип табылдым. Моңардан тыш, «Ислам яшьләр күзлегеннән» исемендәге граффити фестивалендә, шулай ук башка төбәкләрдә уздырылган күргәзмәләрдә дә катнашырга тырышам.
- Бүгенге көндә Казанда граффити нинди дәрәҗәдә һәм анда нинди яңа тенденцияләр күзәтелә?
- Казанда граффити әлегә зур үсеш кичерә дип әйтә алмыйм. Элек рәсем ясаучыларның күбесе әлеге шөгыльләрен ташлады һәм моның төрле сәбәпләре бар. Бик кызганыч, әмма Казанда махсус рәсем ясау урыннары да юк. Һәркемнең дә үз диварын рәссамнарга биреп бизәклисе килми бит. Иҗат итәргә теләсәк, кеше йөрми торган ташландык җирләргә барабыз. Граффитичылар хәзер яңа материаллар кулланып, без күрергә күнеккән баллончыкларны читкә куеп, яңа тәҗрибәләр уздырырга ярата. Бүген беркемне дә, чын оста эшләгән булса да, рәсем ясалган дивар белән кызыктырып булмый. Яңа масштаблар кирәк.
- Җәмгыятьтә, граффити ясаучы - ул рэпер, дигән фикер урнашкан. Моның белән килешәсеңме?
- Әйе, элек граффити хип-хоп сәнгатенең бөр төре иде, бүген исә барысы бергә. Кемдер граффитига рок аша, ә кемдер, гомумән, музыкага кагылышы булмаган өлкә аша килә ала бит. Кемнедер кәгазьгә ясау туйдырырга һәм аның яңа иҗат юнәлешен татып карыйсы килә башларга мөмкин.
- Граффити белән шөгыльләнергә теләүчеләргә нинди теләкләрең бар?
- Граффитичы талантлы, тәвәккәл булырга тиеш. Ялкауланмагыз! Сәнгать көллиятләрендә укыгыз, чөнки рәсем ясауның нигезләрен белү мәҗбүри. Аны белмичә, сез бу шөгылегезне тиз ташлаячаксыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading