16+

"Ифтар мәҗлесләрендә кайберәүләрнең кыланмышына карап, халык ач яшиме әллә, диярсең"

Укучыбыз яза: Дөньясына сөенеп туймассың. Рамазан аенда һәркөнне мәчетләрдә ифтар ашлары уза. Ураза тотуны да тыючы юк, өстәлләр ризык белән тулып тора. Ачлык заманында яшәмибез, теләгән нәрсәне алып ашыйбыз. Тик менә ифтар мәҗлесләрендә кайберәүләрнең кыланмышына карап, халык ач яшиме әллә, диярсең. Бер мәчеттә узган мәҗлескә мине дә чакырдылар. Күршемдә утырган...

Укучыбыз яза:
Дөньясына сөенеп туймассың. Рамазан аенда һәркөнне мәчетләрдә ифтар ашлары уза. Ураза тотуны да тыючы юк, өстәлләр ризык белән тулып тора. Ачлык заманында яшәмибез, теләгән нәрсәне алып ашыйбыз. Тик менә ифтар мәҗлесләрендә кайберәүләрнең кыланмышына карап, халык ач яшиме әллә, диярсең. Бер мәчеттә узган мәҗлескә мине дә чакырдылар. Күршемдә утырган хатын алдындагы ризыгын тәлинкәсе белән (тәлинкә пластик түгел!) пакетына шудырды. Нишләп алай итәсез инде дигәч, мин бит синекен ашамыйм, үземнекен алам, ди. Тәлинкәгә өеп салынган суыра торган карамель кәнфитләргә дә ия табылды. Әрәм кала ул барыбер дигән булып, бер әби бертөрлесен тутырды. Ә алар төрле икән бит дип, икенче төрлесенә дә үрелде. Әби кешегә карамель кәнфит нәрсәгә инде, аны ашарга теше юк. Тыйнак булырга кирәк бераз, җәмәгать. Туклангансың икән, рәхмәтеңне әйт тә кайтып кит, нәфесеңә хуҗа була бел. Икенче күршемдәге бер марҗа әбисе дә зарланып алды: нишләп аны кич белән генә ашаталар икән соң, иртәрәк булмыймы икәнни, тулы ашказаны белән йоклап китәргә читен, янәсе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading