16+

«Игътибар һәр көнне булырга тиеш»

Илназ Сафиуллин, җырчы: - Минемчә, бу бәйрәм - иң зур бәйрәмнәрнең берсе, чөнки гүзәл затларыбызны тагын да шатландыра алабыз. Чәчәкләр, җылы сүзләр... Безнең гаиләдә бу бәйрәм төрлечә үтә: берәр кая чыгып керәбез яки өйдә генә утырабыз. Барысын да алдан планлаштырып куям. Бүләкләргә килгәндә, мәсәлән, әбием, чәчәкләр шиңә, ди, шуңа без...

«Игътибар һәр көнне булырга тиеш»

Илназ Сафиуллин, җырчы: - Минемчә, бу бәйрәм - иң зур бәйрәмнәрнең берсе, чөнки гүзәл затларыбызны тагын да шатландыра алабыз. Чәчәкләр, җылы сүзләр... Безнең гаиләдә бу бәйрәм төрлечә үтә: берәр кая чыгып керәбез яки өйдә генә утырабыз. Барысын да алдан планлаштырып куям. Бүләкләргә килгәндә, мәсәлән, әбием, чәчәкләр шиңә, ди, шуңа без...

Илназ Сафиуллин, җырчы:
- Минемчә, бу бәйрәм - иң зур бәйрәмнәрнең берсе, чөнки гүзәл затларыбызны тагын да шатландыра алабыз. Чәчәкләр, җылы сүзләр... Безнең гаиләдә бу бәйрәм төрлечә үтә: берәр кая чыгып керәбез яки өйдә генә утырабыз. Барысын да алдан планлаштырып куям. Бүләкләргә килгәндә, мәсәлән, әбием, чәчәкләр шиңә, ди, шуңа без аңа башка төрле күчтәнәчләр алып кайтабыз. Әниемне өйдә, өстәл артында бүләкләр белән котлыйбыз, ә сөйгән ярыма чәчәкләр бүләк итәм, кызлар чәчәк ярата бит. Иң мөһиме - бу көнне игътибарлы булу, хатын-кызлар игътибар ярата, аларның шатлануларын күрү - безгә зур бәхет.

Таһир Сәйфуллин, Казан егете, хәзерге вакытта Германиядә укый:
- Гадәттә, 8 мартка мин алдан ук әзерләнеп куям. Төрле тәм-томнар, косметика, көн дә кирәкле әйберләр алырга тырышам. Бүләкләр алуга җитди карыйм, чөнки хатын-кызларның холкы төрле була. Без гаиләдә ике малай, әниебезне 8 март көнне өй җыештырып һәм кичке яки иртәнге аш белән шатландырабыз, бу көнне әниләребез ял итәргә тиешләр. Әнине котлаганнан соң, дәү әниебезгә барабыз. Югыйсә ул бездән өлгеррәк була, үзе килеп җитә, сизмичә дә калабыз. Ә яраткан кызыма сюрприз ясап, ресторанга кичке ашка чакырам. Якыннарымнан кала, апаларымны, сеңелләремне, дус кызларымны, укытучыларымны тәбрик итәм. Бу бәйрәм кызларны шатландырыр өчен менә дигән көн. Хәер, моның өчен сәбәпләр булырга тиеш түгел.

Рамил Гаффаров, эшмәкәр:
- Әлеге бәйрәм хатын-кызлар өчен иң могҗизалы көндер. Алар аны бер‑ике атна алдан көтә башлый инде. Әйе, без ир‑атлар кайчак онытып та җибәрәбез. Үземнең дә кайбер елларны өйгә бу көн турында онытып кайтып, яңадан кибеткә киткәнем бар. Минем хатыным - иң гади хатын-кызларның берсе. Аңа бер кечкенә генә әйбер бүләк итсәң дә, бик каты сөенә. «Әле ярый син бар, җимешем», - дип, үбеп ала. Тик хатын-кызларга игътибар бәйрәмдә генә булырга тиеш түгел, ә һәр көнне сөендереп торырга кирәк, чөнки алар безнең катлаулы дөньяны гүзәлләндерәләр.

Рәдиф ХӘлиуллин, МЧС хезмәткәре, Әлки районы:
- Без ерак авылда торабыз. Хатыным укытучы. Авыл клубында бу бәйрәмне үзе оештыра, шуңа бик арый. Ике улым белән без бик җитди әзерләнәбез. Малайлар өйне җыештыралар, әниләренең китап киштәләрен тәртипкә салалар. Олысы тәмле итеп ашарга пешерә. Кече улым үзе берәр нәрсә ясарга тырыша. Ә мин Казаннан бүләк алып кайтам. Бәйрәм көнне иртүк әниемне котлыйм, хатынымны улларым белән иртәнге аш вакытында тәбрик итәбез. Авыл хатыннары шәһәр хатыннарыннан үзләренең гадилеге белән аерылып торалар. Бар эшне җиренә җиткереп эшлиләр, бар хәлгә җитди карыйлар. Хатын-кызның кадерен белеп яшәргә кирәк. Алар булмаса, авыл да таралачак.

Ленар Туктаров, студент:
- Бу көнне Казанда бөтен ир-егетләр чәчәк кибетләрен «яулап ала», көн ахырында кибет киштәләрендә чәчәк калмый. Ләкин ничек тә әниемне һәм бертуган апамны котлар өчен чәчәк бәйләменең иң матурын сайларга тырышам. Бүләк сайлаганда дусларым белән киңәшәм. Гадәттә, әтием белән апама акчалата бирәбез. Ә әниемне көнкүреш җиһазлары белән сөендерәбез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading