16+

$им-$им, ишек ачыл, яки рәхмәт әйткән өчен дә утырталар?!

Автобус кассасы төбенә килеп басасың - билетлар беткән. Тик сиңа бик кирәк. Бүген кирәк. Мотлак шушы автобуска кирәк. Соңга калырга ярамый.

$им-$им, ишек ачыл, яки рәхмәт әйткән өчен дә утырталар?!

Автобус кассасы төбенә килеп басасың - билетлар беткән. Тик сиңа бик кирәк. Бүген кирәк. Мотлак шушы автобуска кирәк. Соңга калырга ярамый.

Һәм син кассирга бөтен күңелеңне күрсәтерлек итеп мөлдерәп карыйсың да паспортыңны сузасың:
- Менә мондый паспорт бе­лән, гадәттә, билет була торган иде.

Ул паспортны актара. Эчендәге кыштырдап торган биш йөзлекне дәфтәр арасына шудырып төшерә һәм билет суза. Син яратып елмаясың, шундый изге җанлы кешегә рәхмәт әйтеп, тукталышка китәсең. Чынлап та рәхмәт аңа. Әгәр билет бирмәсә, авыр­гарак төшәр иде. Ул вакытта син инде автобус шоферы янына барырга мәҗбүр буласың.

- Абзый, кассага кагылганчы, башта сиңа килдем әле, урыннарың бармы?
- Бар, - ди ул, - тик монда утырта алмам. Күрәсеңме, камералар бар. Син әнә тегендәрәк барып, юл буенда көтеп тор.
Көтеп торасың. Автобус килә. Утырып китәсең. Күңелеңдә - рәхмәт хисләре. Шулай булырга тиеш.

Карале, иң мөһимен әйтергә онытканмын бит. Безнең илдә түгел бу һәм бигрәк тә Татарстанда түгел. Мондый хәлләрнең безнең илдә булганы да, булачагы да юк. Сүз Америка турында бара. Әйтик, сиңа ашыгыч рәвештә Американың башкаласыннан ниндидер штатындагы Мамадыш шәһәренә барырга кирәк, ди.

Яки менә шундагы бер хастаханәгә киләсең. Врач сине кабул итәргә теләми. Вакыты юк. Хәзер аларның бер нәрсәгә дә вакыты юк, чөнки һәр көнне бер роман калынлыгы кәгазь тутыралар. Ә син аларның илһам кошын өркетеп, язарга комачаулап йөрисең. Ул, кабул итәргә мәҗбүр булса да, бик дорфа сөйләшә.

Авырганың өчен генә түгел, ә бу дөньяга туганың өчен дә үкенергә мәҗбүр буласың. Аның якты йөзен күрергә телисең икән - рәхим ит - кәгазьләрең арасына банк билгесе кыстыр. Һәм врач белән бергә сиңа тормыш үзе елмая башлый. Яратып шундый, ягымлы итеп... Һәм син җентекле тикшерүләр үтеп яхшы дарулар алгач, дәвалаучыңа мең рәхмәтләр яудырасың. Ул да шат, син дә бәхетле... Дарулар да импортный.

Яки менә военкомат... Яки уку йортлары... Хәер, теләсә кайсы өлкәне мисалга китереп була. Американыкын, безнекен түгел. Американың бер авылындагы бер фермер Нью-Йорк базарына яшелчә сатарга дип килә. Тик моны базарга кертмиләр. Бактың исә монда сәүдә итү өчен әйбәт абыйларга әйбәт кенә рәхмәт әйтергә кирәк икән. Ул рәхмәтеңне эреләтеп калын конвертка салып җиткерергә тиешсең. Әллә ниләр бар инде чит илләрдә. Моның җаен сизеп калгач, абзыйның эше хутка китә инде. Әле дә рәхмәтле булып яши.

Бер-береңә рәхмәт әйтүнең бу ысулы дөньяда киң таралган икән. Әмма кайберәүләр аны «ришвәтчелек» дип атый. Җәмгыять өчен, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җайлау өчен бик зарарлы дип исәпли. Моны җинаять дип, алыш-бирештә катнашучыларны ришвәтче дип, хөкемгә дә тарттыралар икән.

Әле бер илдә шушы ришвәт белән көрәшүнең яңа ысулын керткәннәр. Бер акыллыбаш бөтен ришвәтчеләрне дә тиз арада тота торган компьютер уйлап тапкан. Әмма ул компьютерны ашыгыч рәвештә эштән чыгарырга мәҗбүр булганнар. Ни өчен дип... Ришвәтчелек белән көрәшүчеләрнең үзләрен тота башлаган, юньсезең.

Мин үзем болай уйлыйм. Ришвәтчелек белән көрәшүнең иң яхшы ысулы - бу сүзнең үзен бетерергә кирәк. Һич югында, аны башка сүз белән алыштырырга. Әйтик, рәхмәт әйтү. Матур яңгырый ич!

- Сине ни өчен утырттылар?
- Рәхмәт әйткән өчен.

Бер уйласаң, кешене рәхмәт әйтүдән тыеп булмый инде. Бигрәк тә, изге күңелле кешеләрне. Америкадан мисал эзлисе юк, үзебез дә рәхмәт әйтергә бик яратабыз. Хәтта халыкның шундый мәкале дә бар: бер рәхмәт мең бәладән коткара. Тик ул рәхмәтне сорап алмасыннар да, артык кычкырып әйттермәсеннәр. Шул гына...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading