16+

Интернет үләргә өйрәтә

Берсендә интернет челтәрендә мәгълүмат эзләп утыр­ганда, очраклы рәвештә генә бер сайтка юлыктым. Анда үз-үзеңә ничек кул салырга икәнлеге өйрәтелгән. Һәр адым җентекләп аңлатылган, никадәр күләмдә дару эчәргә, асылынырга уйласаң, бауны ничек бәйләргә... Куркып киттем. Балаларның күбесе интернетта утыра, күчеш чорында, психологиясе ныгымаган үсмергә бу язмалар ничек тәэсир итәр?

Интернет үләргә өйрәтә

Берсендә интернет челтәрендә мәгълүмат эзләп утыр­ганда, очраклы рәвештә генә бер сайтка юлыктым. Анда үз-үзеңә ничек кул салырга икәнлеге өйрәтелгән. Һәр адым җентекләп аңлатылган, никадәр күләмдә дару эчәргә, асылынырга уйласаң, бауны ничек бәйләргә... Куркып киттем. Балаларның күбесе интернетта утыра, күчеш чорында, психологиясе ныгымаган үсмергә бу язмалар ничек тәэсир итәр?

Күптән түгел «Новая Газета»да да, социаль челтәрләрдә ябык төркемнәрдә балаларның үзара сөйләшүләре аларны зомбилаштыра, нәтиҗәдә үсмерләр арасында үз-үзенә кул салу очраклары ешая, дип язганнар. Моннан чыгып, Россиядә бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Павел Астахов төбәкләрдәге тикшерү органнарына социаль челтәрләрдәге ябык төркемнәрне тикшерергә, балаларны суицидка китергән сәбәпләрне ачыкларга боерды. Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина әйтүенчә, былтыргы, быелгы очракларны алганда, балаларның үз-үзен үтерүләре белән социаль челтәрләр арасында бәйләнеш бар дип әйтеп булмый. Әмма үлемгә китергән сәбәпләрнең бары 60 процент очракта гына ачыкланганын исәпкә алсаң, монда җентекләп тикшерү сорала.

- Кызганыч, күп очракта баланың ни сәбәпле үз-­үзенә кул салганын белми калабыз, дөньядан китәргә нәрсә этәргәне турында башыбызга да китермибез. Интернетта тапкан ниндидер тискәре мәгълүмат та сәбәпче була ала моңа. Шуңа да, бәхетсезлек очрагыннан соң, мәрхүмнең компьютеры, телефоннары җентекләп тикшерелә.Татарстанда бер елны бер кыз, дусты белән интернет аша спиритик сеанслар уздырганнан соң, үз-үзенә кул салган булган. Бала психологиясенә әлеге сеансларның тискәре йогынтысы булган икәнен төгәл генә ачыкламасалар да, шикләнерлек урын бар, - ди Гүзәл Удачина.

Татарстанда авыр хәлдә калган балалар өчен бушлай махсус ышаныч телефоны эшли. 8-800-2000-122 номерына аноним рәвештә шалтыратырга була. Үсмерләр генә түгел, өлкәннәр дә белгечләргә балаларына кагылышлы проблемаларны җиткерә ала. Сүз уңаеннан, былтыр әлеге «кайнар элемтә» номерына 26240 шалтырату кабул ителгән. Сорауларның 181е суицидка кагылышлы булган.

2011 елда Татарстанда 27 балигъ булмаган бала үз-үзенә кул салса, 2015 елда мондыйлар саны 16 -10 малай һәм 6 кыз. Тикшерүчеләр ачыклаганча, әлеге күңелсез хәлләрнең өч очрагы гаиләдә чыккан бәхәс, гауга белән бәйле, икесендә - җавапсыз мәхәббәт, берсендә - мәктәптә булган конфликт сәбәпче, тагын берсендә баланың психологик халәте тотрыксыз булу аркасында, үлем очрагы килеп чыккан. 9 очракта үлемгә китергән сәбәпләр ачыкланмаган.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading