Туган авылыңны әнкәң белән чагыштыру бик урынлыдыр ул. Әниләр шикелле үк, ул да сине җил-яңгыр тидерми, һәр уңышыңа сөенеп, башыңнан сыйпап үстерә. Ә инде буй җиткәч, офыкларга карап юлга чыкканда, хәер-фатихасын биреп, озатып кала. Берәр бәлагә тарысаң йә булмаса хыянәткә юлыксаң, туган авылың сине әниеңдәй юата, җылыта.
Бала үсеп җиткәч, рольләр алмашына - ул да әнисен онытмаска, аңа игелек-шәфкать күрсәтергә тиеш. Һәм шундый ук игътибарны, кадер-хөрмәтне, кулыннан килгән ярдәмне кеше туган авылына күрсәтергә бурычлы. Чөнки еллар узган саен, туган авыл да картая һәм әниләр шикелле, үзе үстергән баланың ярдәменә мохтаҗ була башлый. Күпләр аңлый бу хакыйкатьне.
Туган авылым булмаса да, балачагым узган Вольный Стан зурлыгы белән дә, табигате белән дә әллә ни дан казанганнардан түгел. Район үзәгеннән ераклыгы да комачаулык тудыра. Ярый әле бу авылның болыннарында яланаяк йөгереп үскән балаларының байтагы, аны яшәтер һәм яшәртер өчен, кулыннан килгәнне эшләргә тырыша. Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, яу кырыннан кайтмый калган авылдашлар истәлегенә мәдәният йорты каршында мәһабәт һәйкәл ачылган иде. Аны төзүдә һәм урнаштыруда, хәзер Буада яшәсә дә, үзен гомере буе шушы авыл баласы дип санаган Равил Җамалетдинов башлап йөрде. Һәйкәлне ачканда, авылдашларын җыеп, Корбан ашы да уздырды. Бер кайтуымда күпернең төзеклеген күреп шатландым. Авыл уртасыннан кечкенә генә инеш акса да, ул зур мәшәкать тудыра - аргы һәм бирге якларны тоташтыру өчен күпер йә басма кирәк. Кайчандыр авылның бу ике ягын зур агач күпер тоташтырган булган. Минем балачак хәтеренә үк инде ул сынык такталы, атлап йөрергә куркыныч бер күпер булып кереп калган иде. Ләкин ничек кенә булмасын, барыбер чыгарга кирәк - аргы якта анда минем әбиемнең апасы - Алма апа яши. Һәм, җитмәсә, аның өе янында гына бик тәмле сулы Урта кизләү бар. Без күрше кызлары белән еш кына су алырга шунда чыга идек. Инешнең икенче башында арырак бер басма салынган иде үзе, ләкин анысы ерак: урап йөрергә кирәк. Менә шушы тарихи экспонат - җимерек агач күпер урынына биш еллар элек авылның тагын бер игелекле улы - Рәфыйкъ Кәримуллин - тимер күпер салдырган. Култыксалары да булган бу нык күпердән узганда, һәркем рәхмәт укый торгандыр аңа. Рәфыйкъ әфәнденең шушы игелекле эше башка авылдашларны да файдалы гамәл кылырга рухландырган.
Вольный Станның тагын бер улы - Фазылҗан Алиуллов та туган авылына ничек ярдәм итим, аны ничек озаграк яшәтим икән дип уйланып йөргән, күрәсең. Үткәнен белгәннең киләчәге дә булыр дип, авыл тарихын ныклап өйрәнә башлаган. Туган нигездән китүенә шактый булса да, күңеле һаман авылында. Сембер төбәге шагыйре булып танылган Фазылҗан абзый авылына булган бар мәхәббәтен һәм сагыну сагышларын шигырь юлларына сала. Алар китап булып дөнья күргән инде. Авыл хуҗалыгы институтын тәмамласа да, гомере буе тарих белән кызыксынган ул. ХVII гасырларда ук Кырык Садак елгасы буенда борынгы бабайлар беренчеләрдән булып килеп утырган тарихи урынны эзләп табып, узган ел авылдашларын җыеп, корбан ашы да уздырган. Ә быел яңа күпернең тау башына 135 төп нарат, тал, каен агачы утыртканнар. Каян алыйк дип тә аптырап тормаганнар. Зират өстен каплап үскән, киләчәктә киселү янаган үсентеләргә яңа урында яңа сулыш биргәннәр.
Бу хакта миңа Фазылҗан Алиуллов үзе хәбәр итте. Юк, зинһар, дөрес аңлый күрегез, мактанырга теләүдән түгел. Үзенә бу эштә зур ярдәм күрсәткән Рамил Миначев, Разил Әхмәтҗанов, Алмаз Җамалетдинов, Наил Шәйдуллов, Мансур Абдуллин, Мостафа Низаметдиновларга газета аша рәхмәт әйтәсе килгән.
- Быел Экология елы бит. Һәркем үзе яшәгән әйләнә-тирәнең чисталыгы, матурлыгы турында кайгыртырга, эшне үзеннән башларга тиеш, - диде ул.
Элек без яратып җырлый торган бер җырда мондый юллар бар иде.
Җирне яшәртергә сүз бирдек без,
Вәгъдәбезне, дуслар, үтәрбез.
Туган илебезне, үскән җиребезне
Гөлчәчәкле бакча итәрбез.
Бу җырны җырлап-тыңлап үскән егетләр бүген чал чәчле агайлар булсалар да, әлеге матур теләкне яшьләр күңелендә дә кабыза алганнар икән, аларның үзләренә дә рәхмәттән башка сүз юк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар