16+

Исемнәрең булсын Марат

Мин үзем гади генә бер татар хатыны. Балачагым ятимлектә үтте. Хыялым йә артист, йә журналист булу иде. Тормыш авыр бару сәбәпле, укый алмадым. Питрәч районының Күн авылында бик күп еллар кибетче булып эшләдем. Яшьлегемдәге хыялларым миңа әле дә тынгылык бирми, кулга каләм алдыра. Мин сезгә ике шәхес турында язарга булдым....

Мин үзем гади генә бер татар хатыны. Балачагым ятимлектә үтте. Хыялым йә артист, йә журналист булу иде. Тормыш авыр бару сәбәпле, укый алмадым. Питрәч районының Күн авылында бик күп еллар кибетче булып эшләдем. Яшьлегемдәге хыялларым миңа әле дә тынгылык бирми, кулга каләм алдыра. Мин сезгә ике шәхес турында язарга булдым....

Мин үзем гади генә бер татар хатыны. Балачагым ятимлектә үтте. Хыялым йә артист, йә журналист булу иде. Тормыш авыр бару сәбәпле, укый алмадым. Питрәч районының Күн авылында бик күп еллар кибетче булып эшләдем. Яшьлегемдәге хыялларым миңа әле дә тынгылык бирми, кулга каләм алдыра. Мин сезгә ике шәхес турында язарга булдым.
Беренчесе - Татарстанның атказанган торак хуҗалыгы хезмәткәре, Казан шәһәр Думасы депутаты Марат Нуриев, икенчесе - Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Менә бу ике Марат безгә Аллаһы тарафыннан җибәрелгән хөрмәтле кешеләр. Алар икесе дә халкыбызга тугры хезмәт итүчеләр.
Марат Нуриевка шушы лаеклы хезмәте өчен медальләр, грамоталар бирелгән. Ул бит аларны кайчакларда төннәрен дә йокламыйча хезмәт итеп алган. «Уңайлы торак» («Уютный дом») идарәче компаниясе тузган йортлардан нинди оҗмах эшләп бирә. Өйдәге бер хуҗалыкны алып бару да авыр, аның җилкәсендә күпме йорт. Яңаны төзү җиңелрәк, иске әйберне төзек тоту бик күп чыгымнар сорый. Алланың бу бәндәсен көчле шәхес, көчле җитәкче дип бәялим.
Республиканың авыл хуҗалыгын үстерүгә күп хезмәт куючы министр Марат Әхмәтов яшьлек елларында ветеринария табибы булып эшләде. Ветеринария институтында аның фоторәсеме эленеп тора. Институтның горурлыгы Сез, Марат әфәнде, чөнки бөтен яшәеш авыл хуҗалыгыннан башлана. Минем дә ике балам шушы институтта укыды. Профессорлар һәм башка укытучылар студентларга Сезне үрнәк итеп күрсәтәләр. Марат Әхмәтов белән Марат Нуриев алга таба да уңышларга ирешеп хезмәт куйсыннар иде дип телим.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading