16+

Искән җилләр, аккан сулар...

Вакытны үлчәү өчен, кешеләр ниләр генә уйлап тапмаганнар. Ком сәгате - шуларның иң борынгысыдыр, мөгаен. Әмма бу җайланманың бер кимчелеге бар - аның ярдәмендә вакытның бик аз микъдарын гына үлчәп була. Яңадан вакыт барышын күрсәтсен өчен, аны икенче башына әйләндереп куярга кирәк. Кешенең үткән юлын да шулай кирегә борып булсачы!...

Искән җилләр, аккан сулар...

Вакытны үлчәү өчен, кешеләр ниләр генә уйлап тапмаганнар. Ком сәгате - шуларның иң борынгысыдыр, мөгаен. Әмма бу җайланманың бер кимчелеге бар - аның ярдәмендә вакытның бик аз микъдарын гына үлчәп була. Яңадан вакыт барышын күрсәтсен өчен, аны икенче башына әйләндереп куярга кирәк. Кешенең үткән юлын да шулай кирегә борып булсачы!...

Вакытны үлчәү өчен, кешеләр ниләр генә уйлап тапмаганнар. Ком сәгате - шуларның иң борынгысыдыр, мөгаен. Әмма бу җайланманың бер кимчелеге бар - аның ярдәмендә вакытның бик аз микъдарын гына үлчәп була. Яңадан вакыт барышын күрсәтсен өчен, аны икенче башына әйләндереп куярга кирәк. Кешенең үткән юлын да шулай кирегә борып булсачы! Юк, булмый шул. Кичәгене бары сагынып яшәргә генә мөмкин.
Алсу Вәдүт кызы Шәйдуллина да үзенең үткән гомерен еш искә ала. Тормыш мәшәкатьләре, кайгы-борчулардан тыш, никадәр бәхетле мизгелләр дә тулып ята бит анда.
Аллаһының күп могҗизаларының берсе - кеше үзенең туган вакытын хәтерләми. Ә хәтерләсә, Алсу үзенең октябрьнең беренче атнасындагы җәй уртасындагы кебек кояшлы бер көндә дөньяга аваз салганын искә алыр иде. Әбиләр чуагы, дибез без бу вакытны. Тирә-якта ак халатлы апалар. Шунда берсе: «Кыз бала», - дип куйды.
Өй салуның нәрсәсе бар, мүклисе дә чутлыйсы, диләрме әле. Мәкальдә генә шулай ансат ул. Носыда яшәп, Шушмабашта өй җиткереп чыкты Вәдүт абый. Өй салганда иң җитмәгән әйбер акча инде. Каешларны ныграк кысып куярга туры килә. Шулай да Алсуның хәтерендә нык уелган вакыйга бар. Әнисе Мәдинә ирен кибеткә җибәргән. Ә ул аннан курчак күтәреп кайткан. Хатыны: «Акча болай да җитми, ә син курчак тотып кайткансың», - дигәч, Вәдүт: «Без өй сала дип, Алсу уенчыксыз утыра алмый бит инде», - дигән. Алсуның иң кадерле уенчыгына әйләнгән бу курчак.
Әти-әнисен искә алганда ерак бабаларының ачы язмышы күз алдына килә Алсуның. Вәдүтнең әтисе гаиләсе белән Себергә куыла. Газаплы юлда Җәләлетдин үлеп китә. Әтисен чит җирләрдә җирләп калдыру бик авыр була Вәдүткә. Әнисе Мәдинәнең дә балачагы бик авыр елларга туры килә. Шекәдә мәктәп тәмамлагач, ул Арча педучилищесына укырга җәяүләп йөри. Аякта кышын, язын, көзен чабата, ашарга бәрәңгедән башка нәрсә юк, анысы да такы-токы гына. Шулай да ул тырышып укып бетергән. Укыту эшенә җибәрелгәч, Носы мәктәбендә Мәдинә белән булдыклы яшь укытучы Вәдүт, танышып, гаилә корганнар.
Юбилей көннәрендә Алсу үткәннәрен шулай барлап чыга. Аның бүгенгесе бик бәхетле. Менә инде 20 елдан артык Арча хастаханәсендә яраткан эшендә эшли. Көн саен аның куллары һәм күңеле аша күпме ярдәмгә мохтаҗ кешеләр уза. Шул кешеләргә хезмәт күрсәтә алуына чиксез шатлана ул, бик кирәкле һәм мөһим һөнәре белән горурлана. Әти-әнинең иң зур куанычы - бала. Алсуның кызы Айгөл хәзер дипломлы белгеч, инсафлы, тәүфыйлы кыз бала, әнисенең чиксез горурлыгы. Тырыш, уңган-булган, гаилә гореф-гадәтләрен дәвам итүче! Әни өчен шуннан да зуррак бәхет буламы соң?!
Ком сәгате туктаусыз вакытны исәпли. Мәңгелек белән чагыштырганда, ком сәгате санаган вакыт бик аз. Гомер дә шулай тиз үтә. Күкләрне күкрәтеп, яшен угы кебек атылып яшәп калырга, туганнарга, күршеләргә, якыннарга күбрәк яхшылык эшләргә ашыгырга, күбрәк якты истәлекләр уеп калдырырга кирәк. Алсу нәкъ шулай эшли дә, бу - аның тормыш максаты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading