16+

ИТЕ – сезгә, СӨЯГЕ – безгә

Ниһаять, татар энциклопедиясенең киң катлау укучыларыбыз зарыгып көтеп алган чираттагы өченче томы да басылып чыкты. Монысы да элек чыккан томнар кебек зур күләмле, саллы басма булып тора.

ИТЕ – сезгә, СӨЯГЕ – безгә

Ниһаять, татар энциклопедиясенең киң катлау укучыларыбыз зарыгып көтеп алган чираттагы өченче томы да басылып чыкты. Монысы да элек чыккан томнар кебек зур күләмле, саллы басма булып тора.

Өченче томга «К», «Л» хәрефләренә башланган 3190 мәкалә (1050се шәхесләр турында), 1240 иллюстрация (745е - төсле) кергән. Шулардан 2853 мәкалә «К» хәрефенә (842се - шәхесләр), 337се (208е - шәхесләр) «Л» хәрефенә карый.
«К» хәрефе - милләтебезгә игелек белән хезмәт итүче иң күп атамаларның, исемнәрнең башында торучы хәрефләрнең берсе. Шулардан өченче том башланып киткән. Мисал өчен, каба сүзенә тукталып узыйк. Әлеге сүзне хәзерге буын яшьләре, кызганычка, бөтенләй белми диярлек. Татар халкының көнкүрешендә элек киң таралган җеп эрләү җайланмасы буларак та ул кулланылыштан төшеп кала язган иде. Әмма, бер яманның бер яхшы ягы да булган кебек, социализм системасы таралганнан соң, илнең базар шартларында яши башлавы, чормаларда тузан кунып яткан кабаны кабат өй түрендәге сандык өсләренә менгезеп утыртты. Энциклопедия битләре буенча сәяхәтебезне дәвам итик. Күңелләребезгә тансык тагын бер сүзгә күз салыйк әле. Ул - каен. Татарстанда аның өч төре бар икән. Иенке, бөдрә һәм кәрлә каеннар. Иенке яки сөялле каен 30 метрга кадәр биеклектә, ботаклары аска салынып торучан ябалдашлы, ап-ак яки соргылт кәүсәле була. Бөдрә каен катнаш, ылыслы урманнарда, 20 метрга кадәр биеклеккә үсә, кабыгы шома, ботаклары өскә таба сузыла. Каеннар - урман барлыкка китерүче төп токымнар. Татарстанда каен урманнарының мәйданы 194,3 мең га тәшкил итә. Әлеге агач белән бәйле каен суы, каен тузы, каен гөмбәсе, каен җиләге, каенана (ата), каенага (апа, сеңел, эне) атамалары яшәп килә. Республикада каен белән бәйле 11 авыл бар. (Каенлы, Каенлык, Каенсаз, Каенсар). Каен җиһазлар, дарулар җитештерүдә кыйммәтле чимал санала. Һәр татар кешесенең мунча алачыгында каен себеркеләре эленеп тора. Халкыбызда каен сүзе кергән йөзләгән җыр булуын да истә тотсак, каен агачының чын милли, татар агачы икәнлегенә ничекләр ышанмыйсың инде?! Сәхифәләр буйлап бара торгач, Казанга килеп җитүебезне сизми дә калганбыз. Кем әйтмешли, һәр татар кешесенең юлы, татар энциклопедиясенең өченче томы кебек, Казаннан аерылгысыз булырга тиеш инде ул. Казанга багышланган фәнни мәкалә бу томның 20 битен алып тора. Мондый күләмле язма әлеге томда бердәнбер. Язмада Казанның тарихы, икътисады киң итеп яктыртыла, мәгариф, фән, мәдәният өлкәсе турында бәян ителә, сәламәтлекне саклау учреждениеләренең узганы һәм бүгенгесенә тирән анализ ясала. Башкалабыз турында бер фәнни мәкалә белән генә сүз бетми икән әле. Энциклопедиядә безне алга таба 45 нче биттән 204 нче биткә кадәр Казан сүзе белән башланган йөзләрчә тарихи атамалар, предприятиеләр, елгалар, исемнәр һәм фамилияләр көтеп тора. Минем шулар арасыннан «Казан Кремле» исемле мәкаләгә (Х.Надыйрова) генә тукталып үтәсем килә. Башта шунысын әйтеп узыйм. Үткән гасырның татарларда милли аң уянган 90 нчы елларында «Сөембикә» манарасы очына ай куярга йөргәндә, безнең оппонентларыбыз популяр газеталарыбызның берсендә «Сөембикә» манарасының Казан ханлыгына карамавы, аның байтак соңрак чорларда төзелүе турында язып чыкканнар иде. Шул чагында күренекле галимнәребез Равил Фәхретдинов һәм Нияз Халитов, аларга җавап итеп, әлеге тарихи манараларның Казан ханлыгы чорында төзелүе хакында кире каккысыз дәлилләр белән чыгыш ясадылар. Шуннан соң, «Сөембикә» манарасының кайчан төзелүе хакында бәхәсләр тынган иде. Әмма энциклопедиядәге «Казан Кремле» мәкаләсендә, Тукай әйтмешли, «тик кенә торганда», тагын шул көннәр яңара: «1768 елда Петр I фәрманы буенча Казан губернасы оештырыла... Анда кызыл кирпечтән Кремльдән генә түгел, бөтен шәһәрдән дә биегрәк булган җиде яруслы аркалы манара төзелә. 20 йөз башында аны «Сөембикә» манарасы дип йөртә башлыйлар». Әледән-әле азатлык хәрәкәте учаклары кабынып торган чорда Казанның үзәгенә мөселман татар архитектурасы стилендәге манара төзеп куяр идеме икән рус агае? Шул ук XVIII гасырда милләтпәрвәрләребезгә гап-гади архитектуралы беренче, Мәрҗани исемен йөртәчәк таш мәчетне төзетү өчен генә дә күпме киртәләр аша узарга, михнәт чигәргә туры килүе мәгълүм түгелме безгә?! Хәзерге «Кол Шәриф» мәчетен корырга юл ачу өчен Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә җиңел булдымы икән? Шулай ук кыска хәтерлемени соң бу татар? Мондый уйлар Татар энциклопедиясе белән танышканда һәркемдә туарга тиеш. Минемчә, мәкаләдә Сөембикә манарасының төзелү вакыты турында галимнәрдә төрле нигезләүләр бар дигән фикер үткәрелсә, ул күпкә откан булыр иде.
Өченче томда шулай ук Казаныбызның күренекле театрлары, музейлар, китапханәләр, мәчет-мәдрәсәләр турында да бай мәгълүматлар табарга була. Монда меңгә якын мәкаләнең күренекле шәхесләргә багышлануы гына да ни тора. Алар арасында - күренекле галимнәр, театр, әдәбият, мәдәният эшлеклеләре, батыр улларыбыз. Татарстанның табигатенә, урман һәм елга-күлләренә, үсемлек һәм хайваннар дөньясына багышланган язмалар да байтак. Анда республикабыздагы 650ләп авыл турында да мәгълүматлар табарга мөмкин. Тарихи карталар да ана телебездә әзерләнгән. Җыеп әйткәндә, татар энциклопедиясенең өченче томында тарих, дин, мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, төзелеш, элемтә, транспорт кебек 40ка якын тармакка караган мәкаләләр урын алган. Мәдәниятебез тарихында чираттагы һәм бик тә мөһим, җитди хезмәт бу. Күпме генә язсаң, сөйләсәң дә, сары, моңлы яфраклары белән тәрәзәңә баккан агачлар яктысында, бүлмәңдәге кәнәфидә кулыңа татар энциклопедиясен алып укып утыруга ни җитә! Зур рәхмәт сезгә, энциклопедия төзүчеләр, булдыргансыз! Аена 6-8 мең сум акчага эшләүче фидакарьләрнең шушы хезмәте турында чиновниклар нәрсә уйлый икән? Уйлыйлар дип өздереп әйтә алмыйм, чөнки алда - Универсиада.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading