16+

Калмыйк әле ярминкәне күрмичә

Идел буе районы ярминкәсе хәзер Җиңү проспектының икенче ягында оештырыла.

Калмыйк әле ярминкәне күрмичә

Идел буе районы ярминкәсе хәзер Җиңү проспектының икенче ягында оештырыла.

Лаеш, Әлки, Аксубай һәм башка районнардан килгән авыл хезмәтчәннәренең сәүдә рәтләре йөзләрчә метр арада тезелеп киткән. Киштәләр өстендә аллы-гөлле шарлар тирбәлә. Җиләк-җимеш, яшелчә, ит, май, сөт, эремчек һәм икмәк ризыклары - бөтенесе дә кешеләрнең күңелен күтәрә. Шәһәр кешеләре ярминкәне көтеп алдылар. Алар монда якташларын очраталар, авылларда яшәүче кардәшләрен, дус-ишләрен сорашалар. Ризыкларны белгән кешеләрдән шатлана-шатлана сатып алалар.
- Бу кабак бигрәк зур булып үскән. 32 кило бардыр, - ди берәү.
- Аз гына артык - 33 кило, - ди Хәерби авылыннан килгән сатучы. - Икенче килгәндә тагын да зурракны - күргәзмәгә куярлыкны алып килербез. Хәзергә боларны алыгыз.
Нармонкадан килүчеләр янында халык тагын да күбрәк. Алар бәрәңгене дә, кәбестәне дә, кишер һәм чөгендерне дә шалкан бәясеннән сата. Кәбестә 6 сум, бәрәңге сигез сум тора. Арырак китсәң, борынгы татар авылларының исемнәре язылган машиналарны күрәсең: Иске Алпар, Иске Камка, Иске Кыязлы... Бөтенесендә диярлек каз, үрдәк, бал, май, эремчек.
- Эремчек сиксән тәңкә, корт - йөз, - ди алпарлыларның берсе.
- Менә бу казны 800 сумга бирәбез, - ди икенчесе. Алпардагы кебек сүзгә оста кешеләрне һәр җирдә дә очрата алмыйсың. Юкка гына бу авылдан зыялы шәхесләр, әдипләр чыкмаган. Саный китсәң, биш-алты язучы тел очына килә: Әсгат Фәхретдинов, Фаяз Дунай, Әсрар Гали, Мөдәррис Вәлиев...
Якташлар Алпардан ярты чакрымдагы Мулла авылыннан чыккан мәрхүм шагыйрь Шамил Маннаповны аеруча ярату хисе белән искә алдылар.
Кызганыч, Иске Алпар кибете сатучысы Нәби Дәүлинең кайсы Алпарныкы булганын төгәл генә әйтә дә алмады. Нәби Дәүли Яңа Алпарда туып, өч яшькә хәтле генә яшәгән шул.
Йомгаклап әйтсәк, шәһәр дә авылларга арзанрак бәяләрдән ярминкә-сату оештырсын иде. Кунак ашы - кара-каршы, диләр бит!..

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading