16+

Казанның җир асты «филармония»се

Соңгы елларда шәһәребездә, халыкка йөрергә уңайлы, куркынычсыз булсын өчен, күп кенә җир асты чыгу юллары төзелде һәм төзелә. Аның шактый зурлары, матур итеп корылганнары да бар. Изге урын буш тормый дигәндәй, безнең тырыш халык аннан төрлечә файдалану юлларын да таба тора. Аларның кайберсендә сәүдә рәтләре оештырылган, ә кайберләре безнең талантлы...

Шуларның берсе Ямашев-Әмирхан киселешендә урнашкан. Анда һәр көнне диярлек концерт бара. Аның үзенә күрә оешу тәртибе барлыгы да күренә. Бер көн русча булса, икенче көнне концерт татарча бара яки өйләгә кадәр берсе, өйләдән соң икенчеләре чыгыш ясый. Баянга яки гитарага кушылып җырлыйлар. Ә бер татар егетенең исә баянда, курайда, трубада, скрипкада уйнап торганын да күргәләргә туры килде. Шундый матур итеп татар көйләрен башкара ки, барган җиреңнән мәҗбүри туктап тыңлап торасың һәм алдында торган тартмасына, хәлеңчә, 5-10 сум саласың. Бер егет микрофон һәм тавыш көчәйткеч тә әмәлләгән. Анда акустика да бик яхшы, җырның сүзләре аермачык аңлашыла. Теләгән кеше, күбрәк түләп, үзе теләгән җырга да заявка биреп җырлата. Менә бу гамәлләр дә халыкның күңелен күрүдә бер чара булып тора бит инде. Бар халык та, бигрәк тә аз керемлеләр, берничәшәр мең түләп, «Пирамида» кебек тамаша залларына йөри алмый шул хәзер. Болар да халык өчен үзенә күрә бер игелекле гамәл башкаруга керә. Үзләре өчен дә, күп булмаса да, кереме дә бар. Халык бу күренешне хуплый. Шунда арбаларда гарипләр дә, хәер эстәп яки дәваланырга акча сорап утыручылар да бар. Берни эшләр хәл юк, шундый чор килде. Элек андый күренешләр бик сирәк була иде. Хәзер бар өмет Ходайда кала инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading