Шәех Габдеррәзәк Әс-Сәгъди, Иордания университеты профессоры:
- Казан - тарихи тамырлары булган борынгы, матур шәһәр. Башкала бик күп галимнәре, күпьеллык матбугаты, нәшрияты белән дан тота. Кайбер Татарстан галимнәренең хезмәтләре белән үзем дә таныш. Казан саммитының мөселманнар дөньясы өчен әһәмияте аеруча зур. Татарстан ислам дөньясы илләрендә ышаныч уятты. "Хәләл" индустриясендәге үзара...
Шәех Габдеррәзәк Әс-Сәгъди, Иордания университеты профессоры:
- Казан - тарихи тамырлары булган борынгы, матур шәһәр. Башкала бик күп галимнәре, күпьеллык матбугаты, нәшрияты белән дан тота. Кайбер Татарстан галимнәренең хезмәтләре белән үзем дә таныш. Казан саммитының мөселманнар дөньясы өчен әһәмияте аеруча зур. Татарстан ислам дөньясы илләрендә ышаныч уятты. "Хәләл" индустриясендәге үзара хезмәттәшлек Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән илләр арасындагы элемтәләрне ныгытачак. Шундый дөньякүләм форумның нәкъ менә Казанда узуы Татарстан җитәкчелегенең әлеге мәсьәләгә зур әһәмият бирүен ассызыклый.
Ленар Нургалиев, Мәскәү шәһәре һәм өлкәсендә хәләл күзәтчелек үзәгенең стандартлаштыру һәм сертификация уздыру үзәге генераль директоры:
- Безнең өчен төп максат - саммиттан мөмкин кадәр күбрәк файдалы мәгълүмат алып, хәләл индустриясен алга таба да камилләштерү. Беренче чиратта, фән дөньясының "каймагы" булган форумда катнашучы белемле, дәрәҗәле галимнәр белән очрашу, аларның фикерләрен ишетү, киңәшләрен ишетү мөһим.
Сәлимҗан Йосыпов, Самара мөселманнары Диния назәрәтенең "Хәләл" стандарт комитеты директоры:
- Тумышым белән Татарстаннан булсам да, 1973 елдан бирле Казанга килгәнем булмады. Башкала нык үзгәргән, без җәяүләп йөри торган бәләкәй генә Казан түгел инде бу, танымаслык булган. Саммит кебек шундый мөһим чараның Казанда узуы республиканың дәрәҗәсен тагын да күтәрә. Хәләл продукция базарында ялганга юл куймау, намуссыз җитештерүчеләрне кисәтү максатыннан төбәкләрдә махсус күзәтчелек комитетлары барлыкка килде. Безнең Самарада, шөкер, барысы да контрольдә. Шик туган очракта халык шалтыратып хәбәр итә, диния назәрәте белән берлектә бу мәсьәлә тикшерелә. Татарстан мисалында, халыкка нәрсәнең хәләл, нәрсәнең юк икәнлеге турында мәгълүмати брошюралар тарату уе да туды. Башкалар баскан тырмавычка басмыйча, алга барырга, хәләл индустриясен бергәләп җәелдерергә тиешбездер, дип саныйм.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар