16+

Күңел һаман туган якта...

Хәзерге вакытта Казан шәһәрендә яшәсәм дә, туган авылым Иске Әнәлене (Апас районы) күңелемнән чыгарганым юк. Кайтуга, зиратка барам, туган-тумачаларымның, дусларымның каберләрен барлап чыгам. Яшьтәшләремнең күбесе бакыйлыкка күчкән. Зират өсте чиста, җыештырылган, тимер рәшәткәләр белән әйләндереп алынган. Авылдашларның зиратка юлны онытмаганлыгы күренеп тора. Авылыбызның мәдәният йорты янында 1941-1945 еллардагы сугышта һәлак...

Хәзерге вакытта Казан шәһәрендә яшәсәм дә, туган авылым Иске Әнәлене (Апас районы) күңелемнән чыгарганым юк.
Кайтуга, зиратка барам, туган-тумачаларымның, дусларымның каберләрен барлап чыгам. Яшьтәшләремнең күбесе бакыйлыкка күчкән. Зират өсте чиста, җыештырылган, тимер рәшәткәләр белән әйләндереп алынган. Авылдашларның зиратка юлны онытмаганлыгы күренеп тора.
Авылыбызның мәдәният йорты янында 1941-1945 еллардагы сугышта һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә калын тимер калайдан стелла ясап куелган. Кызганыч ки, анда аларның исем-фамилияләре юк, язылмаган. Сугыш кырында ятып калучыларның исем-фамилияләрен мәрмәр яки гранит плитәгә язып һәйкәл куярга кирәк. Бу эшне Апас районының Иске Әнәле авыл җирлеге үзидарәсе белән район хәрби комиссариаты хезмәткәрләре башкарса, бик күркәм булыр иде. Аны җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү вакыйгасына кадәр эшләп чыгу мәслихәт...
Район хәрби комиссариаты сугышта катнашучыларның исемлеген тагын бер кат барлап чыгарга тиеш, чөнки район үзәгендә урнаштырылган мемориаль тактада бик күп райондашларыбызның исем-фамилияләре кертелмәгән. Мәсәлән, минем әтием Шәйхулла Миңнулла улы Миңнуллин 1898 елда туган, 1941-1945 елларда сугышта булган, аның энесе Сәмигулла Миңнулла улы Миңнуллин да сугышта катнашкан. Аларның исем-фамилияләре мемориаль тактада юк...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading