16+

Күңелләрендә мәңге яз

Бөек Ватан сугышы музее каршында оешкан «Сугыш чоры балалары клубы» әһелләре әзерләгән, былтырның декабрь аенда булып узган «Халкыбызның бөек шәхесләре» дип аталган кичә халкыбызның батыр улы, «җәлилче» Абдулла Батталның тормышына, ижатына, аның туып-үскән гаиләсенә, авылдашларына багышланган иде.

Бөек Ватан сугышы музее каршында оешкан «Сугыш чоры балалары клубы» әһелләре әзерләгән, былтырның декабрь аенда булып узган «Халкыбызның бөек шәхесләре» дип аталган кичә халкыбызның батыр улы, «җәлилче» Абдулла Батталның тормышына, ижатына, аның туып-үскән гаиләсенә, авылдашларына багышланган иде.

Быелның гыйнвар аенда үткәрелгән «Сугыш чоры балалары» дигән кичә клуб әһелләренең күнелләренә аерата хуш килде. Сугыш һәм балачак - бер-берсенә капма-каршы төшенчәләр. Балачак - тормышның үзе, ә сугыш - шушы тормышны бишегендә чакта ук буу.
«Үткән 2012 елда без Бородино янындагы бәрелешнең 2100 еллыгын билгеләп үттек. XIX гасырда калган халык батырлыгы үрнәге безнең буын өчен ерак тарих булса, XX гасырда булган Бөек Ватан сугышы да безнең XXI гасырда туган балаларыбыз өчен шулай ук ерак тарих. Яшь күңелләрдә бабаларыбыз батырлыгы белән горурлануны ничек тәрбияләргә, бала күңеленә үтеп керерлек нинди мәгънәле сүзләр табарга. Бөек Ватан сугышы музее бабаларыбызның батыр рухын, татар халкының җиңелмәс, горур, түзем, нинди генә авыр хәлләрдә калса да, җиңүче булып чыга белүчәнлеген, сыгылып төшсә дә сынмыйча, кабат күтәрелә алуын исбатлый торган урын. Музейның рухы батырлык үрнәге белән сугарылган, һәрбер экспозиция шул турыда сөйли. Олуг шагыйребез әйтмешли, безнең халык тынычта аттан артык эшли, ә сугышта юлбарыстай көчле, көрәшә. Ул вакыттагы яшь буын да бүгенге матур тормышны якынайту өчен барысын да эшләде дигән фикерләр яңгырады бу кичәдә. Өченче очрашу да шул шанлы еллар кайтавазы булып яңгырады. Февраль аенда булып узган кичә «Сугыш чорындагы җырлар һәм шигырьләр» дип аталган иде.
Бу клубка 30га якын кеше тартылган. Профессиональ җырчылардан ким түгел алар, үзенчәлекле моңлы тавышлары музей эчендә яңгыраганда, күрше музейлардагы хезмәттәшләребез ишекләрне киңрәк ачып куярга кушалар. Чын татар моңы, музей кысаларына гына сыеп бетә алмый, тышка ыргыла.
Бу апа-абыйларның сикәлтәле тормыш юллары үтелгән инде, хәзер көздән кышка кереп барган чорлары... Тик очрашудан соң аларның күңелләре белән мәңге язда калуларын төшенәсең. Дөрестән дә, мәңге яшисе килгән мәңге яшь халык монда. Үз күңелләрен үзләре күреп, бер-берсе белән аралашып, хәлләрен белешеп бер очрашу үзе бер гомер бит ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading