16+

Кешеләр кебек яшисе иде

Тынычлык (Мирный) бистәсе турында сүз чыкканда, Идел буе районы партия райкомының беренче секретаре Ермакова: Мирный бистәсе бик зур ул. Халкының саны ягыннан караганда, бу бистәдә Арча һәм Әтнә районнарындагыдан күбрәк кеше яши», - дияргә ярата иде. Шулаен шулай да, тик шул халыкка яшәр, көн күрер өчен бик күп кенә шартлар...

Тынычлык (Мирный) бистәсе турында сүз чыкканда, Идел буе районы партия райкомының беренче секретаре Ермакова: Мирный бистәсе бик зур ул. Халкының саны ягыннан караганда, бу бистәдә Арча һәм Әтнә районнарындагыдан күбрәк кеше яши», - дияргә ярата иде. Шулаен шулай да, тик шул халыкка яшәр, көн күрер өчен бик күп кенә шартлар да булу кирәк бит әле. Кыскасы, бер мәктәп, дәваханә (шөкер Ходайга), элемтә бүлеге, берничә ашамлык кибетләреннән кала, бу бистәдә берни дә юк. Без, эшче куллар буларак, Казан шәһәренә бик кирәк үзе. Ә менә кулланучылар сыйфатында безнең турыда уйлау җитми. Күп кенә урамнарда утлар янмый, юллар чокыр-чакырлы, җәяүлеләр өчен сукмаклар юк. Депутатларыбыз безнең моң-зарлардан, бер сүз белән әйткәндә, гарыклар инде. Без беркая бара алмыйбыз, чөнки көндезен дә юньләп йөрмәгән автобуслар сәгать кичке 7-8дән соң бөтенләй юкка чыгалар. Бистә халкы «домашний арест»ка эләккән кебек. Картлар исеменнән шәһәребез түрәләренә ялварып калабыз: без дә кешеләр, безнең дә аз-маз кешечә яшәп каласыбыз килә. Килегез безгә, тыңлагыз гозерләребезне!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading