16+

Кешеләр куркынычрак...

Губкин урамы буйлап уйланып кайтып барам. Сәгать кичке җиделәр. «Пятерочка» кибетенә якынлашам. Урам тулы кеше. Әнә бер көтү бала-чага каршыма килә. Алар артыннан зур гына йөнтәс эт ияргән. Авызыннан селәгәй ага. Нәселле эт бугай үзе. Кара, балаларны урамга чыгаруы да куркыныч, Алла сакласын, өсләренә сикерсә, куркытса шунда, дип уйларга да...

Губкин урамы буйлап уйланып кайтып барам.
Сәгать кичке җиделәр. «Пятерочка» кибетенә якынлашам. Урам тулы кеше. Әнә бер көтү бала-чага каршыма килә. Алар артыннан зур гына йөнтәс эт ияргән. Авызыннан селәгәй ага. Нәселле эт бугай үзе. Кара, балаларны урамга чыгаруы да куркыныч, Алла сакласын, өсләренә сикерсә, куркытса шунда, дип уйларга да өлгермәдем, теге эт йөгереп тә килде, кулымнан эләктереп тә алды. Мин, нәрсә булганын аңларга да өлгермичә, тораташтай катып калдым. Сулыш алырга да куркам. Дәү әнинең усал этләрдән саклану өчен өйрәткән догасын кабатлыйм: «Ләхет лөхет, камыл ләйли...» Әллә доганың тәэсире булды, ыжгырып килгән эт мизгел эчендә китеп тә барды, куртка аша беләгемдә этнең теш эзләре генә калды. Бу вакыйгадан соң ике көн рәткә килә алмый йөрдем. Нигә ул эт нәкъ миңа сикерде, ничек өзгәләп үк атмады, ә котырган эт булса, авыру ияртсә, әле ярый кечкенә балам янымда юк иде... Урам тулы кеше була торып та нигә берсе дә ярдәмгә килмәде икән?! Хәер, кайчагында кешеләр хайваннардан да хәтәррәк шул. Күптән түгел Балык Бистәсе районында булган коточкыч вакыйга күпләрне тетрәндерде. Җинаятьчеләр эштән кайтып барган авырлы хатын Гүзәлияне көчләп, җәзалап үтергәннәр. 10 сум өчен дә пычак кадарга әзер мәрхәмәтсез җаннар күбәеп китте шул. Иясез хайваннан бигрәк, начар ниятле кешеләрдән Алла сакласын!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading