16+

Килә Кырым җылысы

Буранлап алды да бераз, февральнең соңгы көннәрендә коеп яңгыр ява башлады. Пычрак, юеш... Тик алдан бураны булды үзе. Безнең якта, ялгышмасам, элегрәк бу буранны «Хәйбри бураны» дияләр иде. Имештер, элек шушы февраль бураннары вакытында солдаттан кайтып килүче Хәйбри исемле кеше, җәяүләп кайтып җиткән җирдән, адашып авыл тирәли йөреп, басу капкасы...

Булгандыр, мондый хәлләр берәү генә дә булмагандыр ул. Чөнки без кечкенә чакта да февральдәге котырган бураннар озак истә кала торган иде. Ишекләрен көрт басып киткән күршеләрне иртәләрен казып чыгару да гадәти хәл иде... Ә бүген гөжелдәп яңгыр ява. Урамнардан җәяү үтмәле түгел. Үзгәрде заман, үзгәрде һава. Безнең күрше абзый әйтмешли: «Ракета очырабыз, дип, күкне тишкәләп бетерделәр дә соң...»

Озак вакыт без «глобаль җылыну» дигән нәрсәгә ничектер көлемсерәп карадык. Тик менә быелгы шушы «Хәйбри бураннары»ннан соң булган яңгыр шәхсән үземне бу нәрсәнең дөрес икәненә ышандырды бугай. Урамда яңгыр, агачлар бөреләнергә маташа бугай, ниндидер кошлар чыркылдаганымы, сайрарга маташканымы ишетелгән кебек. Аптыраш. Инсаф Хәмитов әйтмешли, болай барса, сигезенче мартка кызларга сирин чәчәге бүләк итәрлек булачак бу. Ә нәрсә? Булсын. Гомере буе заманында Кырым ягында яшәп, Сафа Гәрәй хан чорында Казан ягына килеп шушы суык якта утырып калган бабамнарга ачуым килә иде минем. Нәрсә тапканнар, имеш, алар монда?! Менә бит, баксаң, чамалаганнар алар. Килә бит Кырым җылылары безнең якка да... Синоптиклар (гәрчә аларга ышаныч шул кадәр генә булса да), алдагы көннәрне дә шушындыйрак һава торышы булачак, диләр... Димәк... Бәлки чыннан да сирин дә чәчәк атып куяр әле...

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading